Кичке азан (шигырь)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Кичке азан (шигырь) latin yazuında])
(«Кичке азан» шигыре битеннән юнәлтелде)

«Кичке азан. Һәм мәнзун, һәм мәнсур» шигыреГабдулла Тукайның 1906 елда язылган шигыре.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче тапкыр «Әл-гасрел җәдит» журналының 1906 ел №11 (ноябрь) санында, аннары «Фикер» газетасының шул ук елгы 26 ноябрь санында (№44) «Һәм мәнзун, һәм мәнсур» исеме белән басыла. 1907 елгы «4 нче дәфтәр»гә кертелгән. Ул китапның икенче (1909), өченче (1913) басмаларында исеме «Кичке азан. Һәм мәнзун, һәм мәнсур» дип үзгәртелгән. Ләкин шул чор матбугаты телендә шигырь «Кичке азан» дип исемләнгән.

Үзенчәлекләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу шигырен Тукай М.Ю.Лермонтовның «Звезда» дигән шигыре үлчәменә охшатып, татар телендә дүрт иҗекле үлчәмдә шигырь тудыру тәҗрибәсе буларак язылды, дип тәкъдим итә.

1913 елда Тукай бу шигырен тагын берничә әсәрләре белән бергә, «чүп-чар» дип атый. [1]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдулла Тукай. Әсәрләр / төзүчеләр һәм редакторлар: Гали Халит, Рашат Гайнанов, Рәис Даутов. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1985. — Т. 1.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]