«Һәнәк» журналы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Һәнәк» журналы latin yazuında])
(«Сәнәк» журналы битеннән юнәлтелде)
баш. Һәнәк, рус. Вилы
тат. Сәнәк
Формат

юмор-сатира


Нигезләнде

1925

Тел

башкорт, элек — татар

Төп офис

450079, Уфа ш., Октябрьнең 50-еллыгы урамы, 13, (Матбугат йорты), 7нче кат.

Тиражы

70 000
~700 ↘ (2020, июль)[1]
689 ↘ (2021)
700 ↗ (2022, гыйнвар) [2]


Веб-сайт: http://www.henek.ru/

«Һәнәк» журналыУфада башкорт телендә нәшер ителүче сатирик журнал.

1925 елның сентябрендә «Яңа авыл» татар гәзите эчендә Яңа авыл сәнәге дигән әдәби-сатирик кушымта буларак чыга башлаган. Соңыннан «Сәнәк»кә әйләнеп, хәзер «Һәнәк», «Вилы» буларак таныш.

Беренче авторы, күп еллар буе мөхәрририят әгъзасы һәм мөхәррире Гариф Гомәр.

Беренче авторлар үз әсәрләрен әдәби псевдонимнар белән чыгарылуын хуп күрә. Шут, Демьян Шәркый, Г.Юлай (Гариф Гомәр үзе), Сәнәкбай, Кылычбай (Сәйфи Кудаш), Мәргән, Каплан (Нәкый Исәнбәт), Сакалтай (Сәгыйть Агиш), Ганкәбут (Исмәгыйль Рәмиев), Күлекәй, ЧН (Төхфәт Ченәкәй).

1937 елны Кызыл Таң мөхәррире Имай Насыйри кулга алыну сәбәпле, «Сәнәк» чыгудан туктый.

Яңадан 1956 елда, инде башкорт журналы буларак якты дөнья күрә.

Төрле вакытларда журналны Башкортстанның халык шагыйрьләре Хәбибнаҗар Нәҗми, Марат Кәримов; Марсель Сәлимов шикелле танылган язучылар җитәкли. 1977-1989 елларда «Һәнәк» журналының баш мөхәррире урынбасары вазыйфасын Башкортстан халык шагыйре Әнгам Атнабаев башкара. 1959-1964, 1984-1989 елларда Агиш Гыйрфан бүлек мөдире, җаваплы сәркатип булып эшли.

1979 елда “Һәнәк” журналы 55 мең данә белән нәшер ителгән. Бүген бу журналның тиражы 2370 данә белән чикләнә.

1992 елдан рус телендә «Вилы» исемле журнал чыгарыла башлый.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1928 елда чыккан бер саны
1928 елда чыккан бер саны  

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]