«Туган як» (Нижгар өлкәсе)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Туган як» (Нижгар өлкәсе) latin yazuında])
Туган як
Tөр

иҗтимагый-сәяси

Формат

иҗтимагый-сәяси


Гамәлгә куючы

Түбән Новгород өлкәсе хөкүмәте

Баш мөхәрир

Олег Әндерҗанов (2012-)

Нигезләнгән

1990

Тел

татар

Төп офис

607520, Түбән Новгород өлкәсе, Сергач шәһәре, Советская урамы, 35 йорт

Тиражы

4 мең


Веб-сайт: http://tuganyak.ru

Туган якТүбән Новгород өлкәсе татар газетасы. Атнага бер, сигезбитлек итеп, 4 мең тираж белән чыгарыла.

Сугыштан соң өлкәдә ике татар район газетасы чыгып килгән. Кызыл Октябрь районында 1962 елга кадәр “Октябрь Коммунасы” һәм 1957 елның ноябрь аена кадәр атнага бер мәртәбә икешәр генә битле булып чыгарылган “Сталин байрагы” газеталары. Соңгысы Питрәксе районы газетасы.

1990 елның 22 декабрендә Сергачта татарларның өлкә конференциясе булып үтте. Анда Түбән Новгороддан, Дзержинсктан, татар районнарыннан килгән делегатлар “Туган як” газетасының беренче санын күрделәр. Газета делегатларны тәбрикләде һәм уңышлар теләде. Шуннан башлап өлкә “Туган як” татар мәдәнияте үзәге һәм “Туган як” газетасы бергә яшәп киләләр, кулга-кул тотынышып халыкны оештыру эшен башкаралар. Газетага җан өрүчеләрдән редактор Рифат Ибраһимов (1990-1996), журналист һәм авторлар Сафа Мостафин, Олег Әндәрҗанов (2012 елның декабреннән - баш мөхәрир), Рәисә Каюмова, Наил Җәфәров, Наҗия Жиһаншина, Рәүф Абдуллин (1996-2012 елларда баш мөхәрир) булдылар.

Редакция каршында тарихчылар һәм төбәкне өйрәнүчеләр клубы һәм Әдәби клуб эшли. “Туган як” битләрендә Сергач-Түбән Новгород төбәгенең тарихы, күренекле шәхесләребез, истәлекле тарихи вакыйгалар турында йөздән артык язмалар, очерклар бастырылды, китаплар дөнья күрде. Шулар арасында Г.Орловның “Мещера. Мещеряки. Мишаре”, “Нижегородские татары: исторические очерки”, “Камка тарихы”, И.Булатовның “Урга. Прошлое и настоящее”, М.Хафизовның “Нижегородские татары: исторические очерки”, “Татар авылында фаҗига”, Р.Баязитов һәм В.Макарихинның “Нижегородские татары – мишаре в новое время”, Р.Ибраһимовның “Нижегородские татары” энциклопедик сүзлеге һәм башкалар.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]