Хокук вә хәят (журнал, 1913)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(«Хокук вә хәят» битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Хокук вә хәят
Tөр

фәнни–икътисади, хокукый


Гамәлгә куючы

Шәехгаттар Иманаев

Нигезләнде

1912 ел, декабрь

Тел

татар, рус

Публикацияләр туктату

1914 ел, февраль

Төп офис

Казан, Тихвин (Тукай) урамы, 77

«Хокук вә хәят» (Хокук һәм тормыш) — Казанда 1913 елның гыйнварыннан 1914 елның февраленә кадәр татар телендә чыгып килгән айлык фәнни–икътисади, хокукый, дини-фәлсәфи, әдәби- җтимагый журнал. Казанның Кәримовлар матбагасында басылган. Кайбер мәкаләләр, шәһадәтнамә шарты буенча, рус телендә бирелгән. Максаты: татарлар арасында хокукый белем тарату, үз хокукларын белсен һәм куллансын өчен, фәннәрне һәм телне (рус телен) өйрәнүгә этәргеч бирү.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1912 елның 19 декабрендә Шәехгаттар Иманаевка «Хокук вә хәят» журналын нәшер итү турында шәһадәтнамә бирелә[1].

Журнал нәшире Ш.Х. Иманаев (1875-1939)

1912 елның 19 декабрендә Шәехгаттар Иманаевка «Хокук вә хәят» журналын нәшер итү турында бирелгән шәһадәтнамә, Казан.

Бирелә ошбу шәһадәтнамә Вакытлы матбугат турында канунның 17нче маддәсе нигезендә (Кануннар җыелмасы, т. XIV, цензура һәм матбага турында уставның 114нче маддәсенә өстәмә...) коллегия асессоры, Казан суд пулаты округының ант иткән ышанычлысы, Казанның Екатерина урамы, 71нче йортта (Җ.С. Сәгъдиев йорты) яшәүче Шәехгаттар Хәсән улы Иманаевка шул хакта, ягъни ул, үзе язган гаризасы нигезендә, җаваплы мөхәррир сыйфатында үз шәхси җаваплылыгына алып, Казанда рус һәм татар телләрендә «Хокук вә хәят» исеме астында атнага бердән алып биш санга кадәр юридик журнал чыгарырга ниятли; еллык абунәчеләргә гамәлдәге кануннарның маддәләрен татарчага тәрҗемә итеп урнаштырылачак бушлай кушымта да карала. Журнал Кәримовлар матбагасында басылачак. Казан губернаторы ярдәмчесе (имза)[2]

1913 елның гыйнварыннан 1914 елның февраленә кадәр чыга. Баштарак ике атнага бер сан әзерләнә. Журнал татар телендә чыгучы башка басмалардан (1905-1917 елларда Казанда татар телендә якынча 18 газета һәм 11 журнал чыга)[3] теле (гарәп шрифты белән татарча басылган мәкаләләр арасына кириллицада русча басылган мәкаләләр дә урнаштырыла), тематикасы һәм сыйфаты белән нык аерыла. Яхшы ак кәгазьдә, иллюстрацияләр белән чыгучы журналның махсус юридик программасы белән бергә, җәдитчелеккә нигезләнгән мәдәни-агарту программасы була. Журналда хокукның гражданнар хокукына һәм уголовныйга бүленүе, халыкның гражданнар хокукларына ия булуы турында, вулыс судлары һәм мировой судлар турында, мираска хокук турында (1912 елда чыккан мираска хокук турында яңа канунны аңлатып), амнистияләр һ.б. турында мәкаләләр урнаштырыла. Никах һәм талак турында, мирасны бүлешү, мирастан баш тарту, вафат булган шәхеснең бурычларын түләү турында да күп языла. Ширкәтләр төзегәндә килеп чыгучы авырлыклар турында аңлатыла. Дәүләт банкы, кредит бирүче вак оешмалар турында мәгълүмат урнаштырыла. Хатын-кызлар һәм балалар хокуклары (мәсәлән, балаларның азык-төлеккә хокукы, ата-анасы аерым яшәгән баланың хокукы һ.б. турында) аңлатыла.

« Рус хокукы бар вакытта татарларга шәригать хокукларыннан файдалануга ирек бирү дәүләт эчендә дәүләт төзүгә тиң булыр иде
Г.Ф. Шершеневич, Казан университеты хокук белгече
»
« Журнал, күпчелек халыкка бөтенләй аңлашылмый яки аз аңлашыла торган, гарәп-фарсы сүзләре һәм гыйбарәләре белән тулган иске татар телендә түгел, ә халыкның үз теленә якын булган, шуңа күрә халыкка аңлашыла торан телдә язылган
Николай Катанов, профессор, көнчыгыш телләре белгече
»

Рубрикалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Хөкүмәт эшчәнлеге һәм карарлары
  • Хокук мәсьәләләре буенча албитләр
  • Суд хроникасы
  • Библиография бүлеге
  • Халыкның хокукый хәлен яхшыртуга ярдәм итүче җәмәгать эшлеклеләренең тәрҗемәи хәле һәм фотосурәтләре
  • Ачык суд утырышлары белешмәсе
  • Суд телеграммалары һәм хатлары
  • Суд медицинасы
  • Хокук өлкәсенә багышланган мәкаләләргә тәнкыйть, фельетоннар, рус һәм чит ил хокук җәмгыятьләре турында хисап
  • Административ юстиция
  • Гамәлдәге кануннар буенча абунәчеләрнең сорауларына җаваплар
  • Татар халкы хокукларына кагылышлы канун маддәләре тәрҗемәсе
  • Картина, карикатура һәм фотолар
  • Сатира һәм юмор бүлеге
  • Җирле хроника һәм фабрика—завод хәбәрләре
  • Төбәк һәм өяз яңалыклары
  • Мәгариф (хатын-кызлар мәгарифе, мөселман мөгаллимнәре) бүлеге
  • Әдәбият, театр, музыка яңалыклары, яңа чыккан китапларга тәнкыйть
  • Чит ил яңалыклары
  • Белдерүләр бүлеге[4].


Бина[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басманың мөхәрририяте 2нче гильдия сәүдәгәре Җамалетдин Сәгъдетдин улы Сәгъдиев (1857 елның 24 гыйнвары, Казан губернасы, Тәтеш өязе (хәзерге Апас районы) Иске Йомралы - 1912 елның 25 апреле, Казан) 1896 елда төзеткән ике катлы кирпеч бинада (Тихвин (хәзерге Тукай) урамы, 77) урнаша.

Мөхәрририят[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Басманың рәсми нәшер итүчесе һәм мөхәррире — Казан университетында укып, хокук белгече дипломы алган, университетның хокук җәмгыяте әгъзасы, Казан суд пулаты округының ант иткән ышанычлысы Шәехгаттар Хәсән улы Иманаев (1875-1939). Ул «Нәшир», «Имам», «Мөселман» псевдонимнары белән журналда лингвистика (татар теле грамматикасы) һәм хокук (бигрәк тә, мөселман хокукы) өлкәсенә караган мәкаләрен бастыра. Басманың сәркатибе булып эшләүче Шәһит Әхмәдиев (1888-1943) биредә әдәби иҗат һәм журналистика өлкәсендәге тәүге адымнарын атлый: әдәби әсәрләргә, спектакльләргә рецензияләр, публицистик мәкаләләр, төрле хәбәрләр белән беррәттән үзенең хикәя һәм нәсерләрен дә («Мөгаллим» (1913), «Шагыйрь моңая» (1913), «Татар кызына» (1914) һ.б.) бастыра.

Кызыклы факт[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Журналның төрле елларда чыккан саннары тышлыгы.

1998 елның сентябрендә Казанда Татарстан хөкүмәте карары белән нәкъ шул исемдә журнал чыга башлый (хәзерге исеме — «Татарстанда хокук һәм тормыш» («Право и жизнь в Татарстане»). Гамәлгә куючысы — ТР юстиция министрлыгы[5]. Яңадан чыга башлаган журналда мәкаләләрнең абсолют күпчелеге рус телендә басыла.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Хакимова А.Ш. Появление татарской периодической печати в Казани. Китапта: Из истории местной периодической печати. Сборник научных работ государственного музея ТАССР. Вып. 1. К.: ТКН, 1960.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: Памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Мидхат Курманов. Бесценная летопись республики. «Право и жизнь» (журнал), 2008, № 3/50 (май).

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]