«Шәһри Казан» газетасы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Шәһри Казан» газетасы latin yazuında])
«Шәһри Казан»
Формат

иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни


Гамәлгә куючы

«Татмедиа» ААҖ

Баш мөхәрир

Радик Сабиров

Нигезләнгән

1990

Тел

татар

Төп офис

Декабристлар урамы, 2нче йорт

Тиражы

6 000 (2009)
5 000 ↘ (2020, июль)[1]
4228 (атналык: 12480) (2024, гыйнвар)


Веб-сайт: http://shahrikazan.com/

Шәһри Казан – Татарстан башкаласының көндәлек иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни газетасы. Газета татар телендә нәшер ителә.

Беренче саны 1990 елның 17 августында дөнья күрде.

Атнага ике тапкыр ― чәршәмбе һәм җомга көннәрендә чыга. Чәршәмбе санының тиражы – 4 228 данә (17.01.2024, № 3 (6784)), гомуми атналык тираж ― 12 480.

Баш мөхәррирләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче мөхәррире Хәлим Гайнуллин була. Ул «Шәһри Казан»га «Татарстан яшьләре»ндә баш мөхәррир вазифасында тәҗрибә туплап килә.

1996 елның апрель аенда «Шәһри Казан»ның редакторы итеп Илдус Илдарханов билгеләнә. Ул бу газетада мөхбир, бүлек мөхәррире буларак эшләп, баш мөхәррир дәрәҗәсенә ирешә һәм бу вазифада 2003 елга кадәр хезмәт итә.

2003 елда редакциягә баш мөхәррир итеп Мирсил Әһлетдинов билгеләнә. Ул редакциягә килгәнче ТНВ каналының мәдәният-сәнгать бүлегендә мөхәррир вазифасын башкара.

2007 елның апрель аеннан бүгенге көнгә кадәр «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире – Мансур Мортазин. Ул моңа кадәр «Татарстан яшьләре», «Ватаным Татарстан» газеталары, «Аргамак» журналы, «Татарстан» радиосында төрле вазифаларда хезмәт иткән.

2014 елдан гәзитне бишенче баш мөхәррир — танылган журналист Гөлнара Сабирова җитәкли (2018 елның гыйнварыннан «Сөембикә» журналының баш мөхәррире вазифасын да алып бара башлады)[2].

2019 елда газетаның баш мөхәрире - Радик Рәшит улы Сабиров.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]