Сабантуй (журнал)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Сабантуй (журнал) latin yazuında])
(«Яшь ленинчы» газетасы битеннән юнәлтелде)
Сабантуй
Tөр

балалар журналы


Нәшер итүче

"Татмедиа" ААҖ

Баш мөхәрир

Зилә Хөснетдинова

Штат корреспондентлары

элек эшләгәннәр: Р. М. Миңнулллин, Ш. Г. Галиев, Г. Х. Гыйльманов, Ф. Вәгыйзова, Р. Исмәгыйлова

Нигезләнгән

1924

Тел

татар

Тиражы

6 650 (2022, №7)
4 850 ↙ (2023, №7)


Веб-сайт: http://sabantuytatar.ru/

«Сабантуй»татар телендә чыгучы балалар журналы (2014 елга кадәр — «Сабантуй» газетасы, 1990 елга кадәр — «Яшь ленинчы» газетасы).

Исемнәре һәм статусы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1924 елның 10 октябреннән 1991 елның 3 гыйнварына кадәр «Яшь ленинчы» газетасы чыкты.
  • 1991 елдан 2014 елга кадәр «Сабантуй» газетасы булып чыга.
  • «Сабантуй» газетасы чорында веб-сайты http://sabantuy.net 2019 елның 28 февраль көнендә архивланган. адресы буенча урнашты.
  • 2014 елда айлык журнал буларак үзгәртелде.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1924 елның 10 октябрендә “Яшь ленинчы”ның 1 500 данә тираж белән беренче саны чыкты. Баш мәкаләдә газетаның максатлары һәм бурычлары турында болай диелгән: “Яшь ленинчы” барлык пионерларга һәм эшчән–крестьян балаларына ничек яхшырак эшләргә, ничек берләшергә, ничек пионер сафларына басарга икәнлеген күрсәтәчәк.” Газетаның беренче редакторы Шәһит Шаммазов булды. Беренче хәбәрчеләр арасында Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Фатих Кәрим, Әмирхан Еники, Хатыйп Госман һ.б. лар бар иде. Яшь хәбәрчеләрдән Мөхәммәт Садри, Зәки Нури, Шәрәф Мөдәррис, Гали Хуҗиев, Мәхмүт Хөсәен, Мифтах Вәдүт, Мансур Гаяз соңыннан күренекле язучылар булып киттеләр.

1988-2014 елларда басманың әдәби хезмәткәре, җаваплы сәркатибе, баш мөхәррир урынбасары, 19952014 елларда баш мөхәррире булып Ләлә Нәгыйм кызы Сабирова эшләгән. 2014 елдан баш мөхәррир — Алмаз Гыймадиев, 2020 елның мартыннан баш мөхәррир — Зилә Хөснетдинова[1]. Филиал җитәкчесе ― Зиннур Хөснияр.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Сабантуй»да кунакта(үле сылтама) Авторы: 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Сәләхова С.Р.