Җиңү паркы (Яр Чаллы)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Җиңү паркы (Яр Чаллы) latin yazuında])
(«Җиңү» паркы (Яр Чаллы) битеннән юнәлтелде)

«Җиңү» паркы
ИлРусия Русия
Район Яр Чаллының Автоɜавуᴛ районы
Җиңү паркы (Яр Чаллы) (Русия)

Яр Чаллы «Җиңү» паркы (рус. Набережночелнинсᴋи парк «Победы») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә Автоɜавуᴛ районында урнашкан парк. «Мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар кәcəбәсе (МУП) cастaфында. 1980 елдан эшли.
Адресы: 423821, РФ, Татарстан, Яр Чаллы, Тынычлык проспекты, 81.
Дириκтьıр (2016 елның маеннан): Рим Сафиуллин.

Тышкы рәсемнәр
«Җиңү» паркының аттракционнар картасы.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Җиңү» паркы Автоɜавуᴛ районында 1980 елда, Җиңүнең 35 еллыгына булдырылган. 19801987 елларда «КамАЗ» ɜавуᴛының социаль мәдәният-көнкүреш идарәсе карамагында булган. 2016 елның маеннан «Яр Чаллы мәдәният һәм ял паркы» муниципаль унитар кәcəбәсе cастaфында.

Дириκтьıрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

7 га мәйданны били. Паркта 52 аттракцион эшли. 58 м биеклектәге күзәтү тәгәрмәче урнаштырылган.
Парк 3 өлешкә бүленгән: мемориал өлеше, урман-парк өлеше һәм аттракционнар өлеше. 2015 елда парк тәртипкә китерелгән һәм үзгәртеп корылган. Анда яңа җәяүлеләр сукмаклары һәм веломаршрутлар ясалган, спорт һәм балалар мәйданчыклары барлыкка килгән. Күпфункцияле сәхнә, утыргычлар булдырылган. 2016 елда паркның Вахитов проспектына якын өлеше капиталь яңартылган.

Каһарманнар аллеясы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Каһарманнар аллеясы ачылу тантанасы. 2018

2018 елның 30 aугыcында Каһарманнар аллеясы ачылган: Алтын Йолдыз медале Сәвитлар Берлеге Каһарманнары Николай Кошаев, Юрий Кардашенко, Никита Кайманов, Николай Майков, Илдар Маннанов, Павел Фролов, Мисбах Хәлиуллин, Нурмый Шәрипов, Василий Чуйков, Николай (Кәлимулла) Якупов, Социалистик Хезмәт Каһарманы Социалистик Хезмәт Каһарманы Николай Соболев сыннары бастырып куелган (образларын скульптор Вадим Иксанов ясаган). Янәшәдә Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлеге зонасы булдырылган. Авыр хәрби техника макетлары китереп куелган[1].

Казанышлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Мәдәният һәм ял паркы «Россиядәге иң яхшы парклар унлыгы»на кергән.
  • БөтенPәсәй «Бәллүр тәгәрмәч» смотр-конкурсы (Сочи) җиңүчесе (2003, 2005, 2012 (ике тапкыр).
  • 2006 — Яр Чаллының «Иң яхшы мәдәният учреждениесе».
  • 2008, 2014 — Яр Чаллының «Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча иң яхшы территориясе».
  • 2014 — халыкара «Алтын пони» премиясе[2].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Яр Чаллының истәлекле урыннары
Чаллы туграсы
Чаллы туграсы