«Әлифба» музее (Арча)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Әлифба» музее (Арча) latin yazuında])
«Әлифба» музее
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Арча районы
«Әлифба» музее
Нигезләү датасы 1999
Урын 422002 ТР, Арча, Вагыйзовлар ур., 14.
Директор Радик Рәкыйп улы Яруллин
Сайт Музей сайты

«Әлифба» музее (рус. Музей «Алифба») — Татарстанның Арча шәһәрендә урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). «Казан арты» тарих-этнография музее филиалы. «Әлифба»га нигезләнеп, дөнья халыкларында уку-язуның килеп чыгышы тарихы белән таныштыра.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1999 елда Арча педагогия көллиятендә көллият укытучылары Сәләй Гатат улы Вәгыйзов һәм Рәмзия Гыйләҗ кызы Вәлитованың педагогик һәм фәнни эзләнүләренә, алар язган «Әлифба» дәреслегенә, педагогик һәм иҗади хезмәтләренә нигезләнеп, «Әлифба музее» ачыла[1]. 1998 елның октябрь аенда Арча педагогика көллиятендә Сәләй Гататович Вәгыйзовның 90 яшьлек юбилее уңаеннан кичә үткәрелә. Татарстанның 1997-2004 еллардагы мәгариф һәм фән министры Фарис Харисов үз чыгышында «Әлифба» китабы авторлары Рәмзия Вәлитова һәм Сәләй Вәгыйзовның иҗат мирасына багышлап музей оештырырга тәкъдим итә. Арча педагогика көллиятенең ул вакыттагы директоры Илдус Габдрахман улы Сәгъдиев көллиятнең пенсиядәге тарих укытучысы Хөсәен Фатыйх улы Хәйруллинны янә эшкә чакырып, әлеге уку йорты тарихы һәм «Әлифба» музейларын оештыру һәм төзү вазифасын тапшыра. Х. Ф. Хәйруллин ― музейның беренче директоры.

Экспонатлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәйданы 101 кв. м. Музей фондында 1 365 саклау берәмлеге исәпләнә. Музейда борынгы заманнардан алып бүгенге көнгә кадәр дөнья халыкларында уку-язуның килеп чыгышын чагылдырган 1 226 экспонат урын алган. Музейда төрле графика һәм алфавит системалары турында мәгълүматлар күп. Күргәзмәдә 1965 елда татар мәктәпләре өчен чыгарылган «Әлифба» китабы, С. Г. Вәгыйзов һәм Р. Г. Валитованың 43 хезмәте (дәреслекләр, китаплар, методик әсбаблар һ. б.) урын алган.

Галерея[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Әлифба» музее
Әлифбага һәйкәл
Әлифбага һәйкәл  
Музей күренеше
Музей күренеше  
Музейга керү юлы
Музейга керү юлы  

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. «Әлифба» музее. «Музеи России» порталы(рус.)