Әл-ислах (газета)
| «Әл-ислах» газетасы | |
| Tөр |
милли-демократик газета |
|---|---|
|
| |
| Нәшер итүче | |
| Мөхәрир | |
| Баш мөхәрир | |
| Штат корреспондентлары |
Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров |
| Нигезләнгән |
1907 |
| Сәяси тараф |
милли-демократик |
| Тел | |
| Публикацияләр туктату | |
| Төп офис | |
«Әл-ислах» (Реформа) — 1907-1909 елларда Казанда нәшер ителгән татар милли-демократик газетасы. Рәсми мөхәрире Вафа Бәхтияров булса да, чынлыкта бу вазифаны Габдулла Тукай белән Фатих Әмирхан үтиләр.
Тасвирлама
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]
Беренче саны 1907 ел 3 октябрь көнне чыккан. Газета уку-укыту, тәрбия, әдәбият, мәдәният һәм мәдрәсәләргә реформа ясау мәсьәләләре турында күп яза, реформа даулаган шәкерт дөньясының үзенә күрә бер матбугат органы булып хезмәт итә. Заманның көн үзәгендә торган сәяси-иҗтимагый мәсьәләләрдән бәхәс иткәндә киң демократия карашларын чагылдырган була.
«Әл-ислах» атнага бер тапкыр, 16 битлек булып чыккан. Матди ягы — шәкертләр акчасы, шуңа күрә язышучыларга гонорар түләнмәгән диярлек.
Тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]1905 елның ноябреннән үк «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкертләре «Әл-ислах» исемле кулъязма, җилембасма (гектографта күбәйтелгән) газета чыгарганнар. Әлбәттә, ул регуляр тәртиптә чыкмаган. Ә 1907 елның 3 октябреннән рәсми теркәлгән, чын газета нәшер ителә башлый.
68 саны чыккач, 1909 елның 22 июлендә газета чыгудан туктый.
Чыганак
[үзгәртү | вики-текстны үзгәрт]Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. Әдәби сүзлек. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — Б. 399.