«Өмет» (Сембер)
| «Өмет» | |
|---|---|
| Нигезләнү датасы | 30 декабрь 1989[1] |
| Нигезләүче | Сембер өлкәсе |
| Дәүләт |
|
| Административ-территориаль берәмлек | Идел буе федераль округы, Сембер өлкәсе, Сембер һәм Сембернең Ленин районы |
| Чыгару урыны | Сембер |
| Әсәр яки аның атамасы теле | татар теле |
| Җитештерелгән | 7200 |
| Адрес | 432000, Россия Федерациясе, Сембер өлкәсе, Сембер шәһәре, Кузнецов урамы, 10 йорт[2] |
| Почта индексы | ПР597[3] |
| mailto:ishakhalimov@mail.ru | |
| Рәсми веб-сайт | emet73.ru |
«Өмет» өлкә автоном учреждениесе – Сембер өлкәсе татар газеты.
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Газет КПСС өлкә комитеты, өлкә халык депутатлары советы һәм өлкә татарларының мәгърифәтчел «Туган тел» оешмасының бергәләп имзалаган уртак карары белән дөнья күрде. 1989 елның 30 декабрендә өлкә татар газетасы «Өмет» һәм чуаш гәзите «Канаш» чыга башлаганнар.
2011 елда газета атна саен 12 битле булып чыга башлады, июль аеннан Татарстанның «Атна вакыйгалары» дип исемләнгән айлык кушымтасы да өстәлде әле, шуның нәтиҗәсе буларак, газетаның гомуми тиражы 7 мең данәгә кадәр җитте. Тираж күрсәткече буенча Русиянең өлкә татар газеталары арасында хәзер «Өмет» беренче урында тора.
Шәхесләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Баш мөхәррирләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1.01.1990-28.02.1990 – Галимҗан Насыйров.
- 28.02.1990-2026 — Исхак Хасибулла улы Хәлимов, (ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, Сембер өлкәсе атказанган ММЧ хезмәткәре).
Авторлар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Газета белән җирле авторлар: Лена Садыйкова, Флорис Галимьянов, Равил Шәфигуллин, Рифкать Хисмәт хезмәттәшлек итә.
Танылган хезмәткәрләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Газетаның барлыкка килгәндә өлкә татарларының Туган тел оешмасының беренче җитәкчесе Айрат Ибраһимның аеруча зур ярдәме тиде. Ул 1997 елга кадәр газетның хатлар бүлеген алып барды. 1995 елдан – Азатлык радиосының Сембер өлкәсендәге хәбәрчесе.
Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!
| башлау | тәмамлау | Исем | туу датасы | туу урыны | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1990 | 1996 | Айрат Ибраһим | 1936-02-10 | Мәтәүбаш | журналист | 2019-04-18 | ||
| 1991 | 1992 | Дамир Таҗиев | 1965-01-05 | Яшәүче | Казан (Идел буе) федераль университеты | журналист |
