«Ракета» сәгать заводы

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/«Ракета» сәгать заводы latin yazuında])
(«Raketa» säğät zavodı битеннән юнәлтелде)
Ракета 1985

«Ракета»Россиянең күптәнге сәгать заводларының берсендә – Петродворец сәгать заводында чыгарыла. Предприятие Советлар Союзының сәгатьләрне персональ куллану өчен массалап җитештерүе буенча 13 иң зур заводы санына керә иде. Петродворецта чыгарыла торган «Ракета» сәгатьләре дөньяның 30дан артык илендә сатыла иде.

Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Исемнең барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ракета» маркасы сәгатьләренең беренче партиясе 1962 елда чыгарыла. Бу исем сәгатькә 1961 елның 12 апрель Юрий Гагаринның Восток-1 корабында космоска очуына атап бирелә. Бу – «Ракета» исеме килеп чыгышының чын аңлатмасы. Ләкин Көнбатыш Ауропа һәм Америка илләрендә бу марканың бу исемгә негатив яктан караганнар. Салкын сугыш чорында «Ракета» исеме Р-16 яңа буын ракетасы белән ассоциацияләнә иде. Шулай ук ул ракетаны 1962 елда СССР да үз куллануына алды.

Марканың барлыкка килүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Үз маркасы астында сәгатьләр чыгара башлаганда Петродворец сәгать заводына инде 200 елдан артык иде. Сәгать механизмнары чыгара башлаганчы ул ташларны техник эшкәртү белән шөгыльләнә иде. 1949 елда читтән китерелгән детальләрдән «Звезда» һәм «Победа» кул сәгатьләренең беренче партияләре чыккан иде. Ләкин завод чит шаблоннарда эшлисе килмичә үз оригиналь моделе өстендә актив эш алып бара иде. Заводта барлык сәгатьләр өчен бердәм «Ракета – 2609Н» механизмы барлыкка китерелә һәм 1964 елда инде заводның «Ракета» дигән үз оригиналь сәгать маркасы килеп чыга. «Ракета – 2609Н» илдә иң яхшы механизмнардан санала. Аның нигезендә «Ракета» сәгатенең ике дистә модификациясеннән артык чыга: автоматик заводлы, календарь белән, 24 сәгатьле шкала белән, магнитка чыдам, сукырлар өчен модельләр һ.б. 1980 елга заводта елына 4 600 мең экземпляр чыгарыла иде.

Модель рәте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче модельләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Ракета» маркасы астындагы беренче сәгатьләр «Россия», «Рекорд», «Петродворец» исемнәре белән чыга. «Рекорд» сәгатьләре исә оригиналь төзелешле сәгатьләр була. Бу сәгатьләр безнең илдә чыккан сәгатьләрдән бүгенге көндә дә иң яссылары булып кала. Аларның биеклеге – 2,7 миллиметр, бу берсе өстенә берсе куелган ике совет биштиенлекләре биеклегеннән дә артык түгел. 1965 елда «Рекорд» халыкара Лейпциг ярминкәсендә алтын медаль яулап ала.

Хәзерге модельләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • «Ракета» кул сәгате;
  • сукырлар өчен «Ракета» сәгате;
  • кесә сәгате;
  • хронографлар;
  • алтын порошок төшерелгән сәгатьләр;
  • календарьлы сәгатьләр;
  • вакытны 24 сәгать зонасында күрсәтә торган сәгатьләр;
  • авыр метеошартлардагы эшләр өчен сәгатьләр һ.б.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганагы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бу мәкалә Википедиянең Петродворец сәгать заводы турындагы рус бите ннән тәрҗемә ителде.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]