Әдхәт Синугыл

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әдхәт Синугыл latin yazuında])
(Ädxät Sinuğıl битеннән юнәлтелде)
Әдхәт Синугыл
Туган телдә исем Әдхәт Мәкәрим улы Синегулов
Туган 15 март 1935(1935-03-15)
Башкортстанның Стәрлебаш районы, Куганакбаш авылы
Үлгән 14 гыйнвар 2004(2004-01-14) (68 яшь)
Казан
Милләт татар
Һөнәре журналист

Әдхәт Синугылтатар шагыйре.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1935 елның 15 мартында Башкортстанның Куганакбаш авылында туа. Революциягә кадәр мәдрәсәсе белән дан тоткан Эстерлебаш мәктәбендә укый.

1956–1958 елларда ул Эстәрлебаш район комсомол комитетында инструктор, аннан тирә-як авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, Түбән Шәкер мәктәбендә мөдир, Васильевка авылында китапханәче, Безнең дәвер — Миякә район газетасында тәрҗемәче булып эшли.

Башлангыч сыйныф укытучысы, мәктәп мөдире, китапханәче, Миякә район гәзитендә тәрҗемәче булып эшли.

1959 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1964 елда университетны тәмамлагач, Сарман районының Иске Минзәләбаш авыл мәктәбендә тарих, татар теле һәм әдәбиятын укыта. Аннан Казанга күчеп килә, Биектау район газетасында тәрҗемәче, район радиотапшырулары мөхәррире булып эшли. 1967–1970 елларда ул Татарстан китап нәшриятында мөхәррир, ә 1971–1977 елларда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Әдәбият бүлеге мөдире вазифасын башкара.

1977–1997 елларда Ә.Синугыл Ташкәнт шәһәрендә яши. Үзбәкстан кинопрокатында баш редактор, «Йылдыз» журналында эшли.

Әдхәт Кырымнан Урта Азиягә депортацияләнгән күренекле Кырым татары әдибе Шамил Аляддин кызы Ләйләгә өйләнә һәм Ташкәнттә яши башлый. Ул анда Үзбәкстан дәүләт кинематографиясендә фәнни-популяр һәм документаль фильмнар буенча өлкән мөхәррир, аннары Бохара, Кашкадәрья һәм Сөрхандәрья өлкәләрендә Бөтендөнья Автор Хокукларын (ВААП) саклау буенча Үзбәкстан бүлегенең вәкаләтле вәкиле, Үзбәкстан язучылар берлеге органы «Йолдыз» исемле иҗтимагый-әдәби журналның техник мөхәррире вазифаларын башкара.

Казанга кайтып, 1992–1993 елларда «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. Моннан тыш «Ватаным Татарстан» газетасы белән «Татар-Информ»ның Үзбәкстан буенча үзхәбәрчесе вазифасында хезмәт куя, бер үк вакытта Үзәк Азиядәге БДБ илләре буенча Мюнхен шәһәрендә урнашкан Radio Free Europe радиостанциясенең Ташкәнттәге үзхәбәрчесе булып эшли.

1982 елда СССР язучылар берлегенә кабул ителә. 1983-1985 елларда ССРБ язучылар берлегенең М. Горький ис. Әдәбият институты (Мәскәү) каршындагы ике еллык Югары әдәби курсларда укый.

1987 елны, ТАСС (яңалыкларның телевизион агентлыгы) Кырым татарларына яла ягылган хурлыклы хәбәр тараткач, шагыйрь ризасызлыгын белдереп, "Ачык хат" яза һәм кулдан-кулга тарата.[1] Әдхәт Синугыл — Ташкәнт татар-башкорт мәдәни үзәген оештыручыларның берсе була.

1995 елда Әдхәт Синугыл гаиләсе белән Үзбәкстаннан Кырымга күчә.

1995 елда Татарстанның атказанган сәнгать әһеле исеме бирелә.

2000–2001 уку елларында Гарәп әмирлекләренең Донецк шәһәрендәге Ибн Фадлан исемендәге Украина ислам университетында татар теле һәм әдәбиятын укыта.

Әдхәт Синугыл дөнья белән 2004 елның гыйнварында, иҗади эшләре белән Казанга килгән чакта хушлаша.

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәби эшчәнлеген ул тәрҗемәче булып башлап җибәрә. 1967 елда Әдхәт Африка континенты шагыйрьләре әсәрләрен татарчага тәрҗемә итеп, аларны «Давыллы Африка» дигән җыентыкка туплап, аңа соңгы сүз язып бастырып чыгара. Тагын бер елдан соң Л. Антонов белән берлектә, гарәп язучысы Латифа әз-Заятның романнарын тәрҗемә итеп, «Ачык ишек» дигән 316 битле китап нәшер итә. Тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеген ул киң диапазон белән алып бара: күп төрки телләрне өйрәнә, еллар дәвамында үзенең белемен камилләштерә бара, төрки телләр белгече булып таныла.

Әдхәт Синугыл-Куганаклы иҗатына шигъри форма, вәзен һәм ритм төрлелеге хас. Аның күп кенә әсәрләре гомумтөрки шигърияттә элек кулланылган “мөсәддәс”, “тоюк”, “кушма”, “робагый”, “фәрд” үлчәнешендә язылган. Гомумән, Синугыл төрки халыкларның уртак мәнфәгатьләренә, тел һәм дин берлегенә аеруча игътибар итә.

2003 елда төрле елларда иҗат ителгән әсәрләрен эченә алган «Ефәк кәрваннар» исемле шактый күләмле китабы дөнья күрә.

Шагыйрьнең исән чагында басылмыйча калган кулъязмалары: Урта гасырларның бөек галиме Әбу Гали ибн Синаның төп әсәре Китаб әл-Канун фит-тыйбб-ның татарчага шигъри тәрҗемәсе; поляк әдәбияты классигы Адам Мицкевичның шигырьләре һәм поэмалары.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]