Әкрам Даутов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әкрам Даутов latin yazuında])
(Äkram Dautov битеннән юнәлтелде)
Әкрам Даутов
Тулы исеме

Әкрам Сөнгать улы Даутов

Туу көне

17 ноябрь 1914(1914-11-17)

Туу урыны

Бәләбәй өязе, Каранъелга

Үлү көне

9 гыйнвар 1986(1986-01-09) (71 яшь)

Үлү урыны

Туймазы

Эшчәнлек еллары

Дәүләт

/ ССРБ

Һөнәрләр

композитор

Әкрам Даутов БАССРда яшәп иҗат иткән күренекле татар композиторы һәм шагыйре. БАССР атказанган мәдәният хезмәткәре (1964).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әкрам Даутов 1914 елда Башкортстанның Туймазы районындагы Каранъелга исемле татар авылында туа, гаиләләре күршедәге Ярмөхәммәт авылына күчкәч, анда үсә һәм мәктәпкә йөри. Әкрам кечкенәдән җыр-моңга, сәхнәгә тартылып үсә. Биш яшендә гармунда уйный башлаган сәләтле малай үзенең бар булмышын сәнгатькә багышларга тели. Әкрам Даутов комсомол путевкасы буенча Карелиядә бораулаучы, Магниткада җир казучы булып эшли, кичке мәктәптә һәм Уфада коммунистик университетның комсомол бүлегендә укый. Туймазы районында башлангыч классларда укытканнан соң Казан пехота училищесында курсант, полк мәктәбендә - взвод командиры, Әдис пехота училищесында курсантлар ротасы командиры була.

Казанда укыган елларында Ә. Даутов атаклы Фәйзулла Туишевның гармунчылар ансамблендә катнаша, драматург Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге драма түгәрәгенә йөри. Хәтта Салих Сәйдәшев оештырган гарнизон хорында башлап җырлаучы була, шул чакта ук җырлар да яза башлый. Алай гына да түгел, Кызыл Армиянең җыр һәм бию ансамбле белән бергәләп, Мәскәүнең Зур театры сәхнәсендә Советларның VII съезды делегатлары алдында Сәйдәш хорында башлап җырлаучы булып та чыгыш ясый.

Әкрам Даутов сугышның башыннан ахырына кадәр катнаша, һәрчак алгы сызыкта була. Батальон командиры гвардия майоры Даутов 4 тапкыр яралана, контузия ала, батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз, Ватан сугышы орденнары һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә. Алар арасында "Берлинны алган өчен" медале дә бар. Сугыш тәмамлангач ул ике ел Германиядә хәрби администрация коменданты урынбасары булып хезмәт итә.

Дәһшәтле сугыш юлларын кичеп, күп яралар алып булса да, Әкрам Даутовка туган ягына кайту бәхете тия. Сугыштан кайткач, Әкрам Даутов туган районының Кандра эшчеләр бистәсендәге 2 нче санлы урта мәктәптә җыр-музыка дәресләрен алып бара. Аннан аны район мәдәният йортына директор итеп чакыралар. Бу чорда Ә. Даутов күп кенә үзешчән сәнгать түгәрәкләрен җитәкли, бихисап яңа җырлар иҗат итә.

Әкрам Даутов 1986 елның 9 январенда арабыздан мәңгелеккә китте.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казанда укыган чакта Иске Кулаткы районы кызы Мәхбүҗәгә өйләнә, 4 балалары туа. Дүрт баласы да югары белемле, өчесе - педагог, берсе – инженер

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ә. Даутов язган җырларның байтагы аның «Йөрәгем моңнары» һәм «Әнием мактады» дип исемләнгән җыр китапларына керә. Танылган композиторның җәмгысе 700 дән артык җыры исәпләнә. Алар татар һәм башкорт шагыйрьләре һәм үз текстларына иҗат ителгән.

Истәлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Вафат булганнан соң, аның күп җырлары һәм шигырьләре кульязмалары Казанга Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтына тапшырыла. Анда Әкрам Даутовның 15 кульязма дәфтәре саклана.

Туймазы районы халкы талантлы якташларының истәлеген кадерләп саклый. Ә. Даутов хөрмәтенә Кандра бистәсендә ул эшләгән мәктәп диварына истәлек тактасы урнаштырылды, күп мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә аның то

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]