Әминә Бикчәнтәева

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әминә Бикчәнтәева latin yazuında])
(Äminä Bikçäntäyeva битеннән юнәлтелде)
Әминә Бикчәнтәева
Тугач бирелгән исеме: Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева
Туу датасы: 26 гыйнвар 1913(1913-01-26)
Туу урыны: Казан
Үлем датасы: 18 апрель 1986(1986-04-18) (73 яшь)
Үлем урыны: Казан
Эшчәнлек төре: балалар язучысы, шагыйрә
Иҗат итү еллары: 19381986
Иҗат итү теле: татар
Дебют: «Бүләк» шигъри китабы
Бүләкләр: КПСС өлкә комитеты һәм Татарстан АССР Министрлар Советының Мактау грамотасы (1983)

Әминә Әхмәт кызы Бикчәнтәева (1913 елның 26 гыйнвары, Казан1986 елның 18 апреле, Казан) — татар шагыйрәсе, балалар язучысы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1958 елдан).

Ул 1913 елның 26 гыйнварында Казанда эшче гаиләсендә дөньяга килә. Урта мәктәптә җиде сыйныф һәм педагогия курсларын тәмамлый, аннары соң Казанның Бишбалта бистәсе мәктәбендә берничә ел балалар укыта. 19341938 елларда исә ул Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. Укудан соң ул «Яшь ленинчы» газетасында әдәбият бүлеге хезмәткәре, Актаныш, Буа районы мәктәпләрендә укытучы, Татарстан радио комитетында балалар тапшырулары мөхәррире һәм сугыштан соңгы елларда башта Яшел Үзәннең Ф3Ө мәктәбендә, аннары Казан химия заводы тулай торагында тәрбияче (19451947), шәһәр мәктәбендә китапханәче һәм Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир (19521955) булып эшли.

Язучы 1938 елда иҗат итә башлый. Аның «Бүләк» исемле беренче шигырьләр җыентыгы 1940 елда дөнья күрә. Үзе исән чагында аның тагын 19 проза һәм шигырь китаплары басыла. Алар арасында «Шинель», «Бакча гөлләре», «Дәү әнием», «Дачада», «Беренче чәчәкләр», «Яз бүләкләре», «Әлфия алъяпкычлары», «Йөрим күл буйларында», «Фәридәкәй», «Бүген һәм иртәгә» кебек шигырьләр китаплары.

Шуннан башка Әминә Бикчәнтәева «Ана йөрәге» (1959) һәм «Мин аңлыйм сине» (1966) повестьларын яза. Аның кыска мәзәк хикәяләре дә бар (мәсәлән, «Хуҗа Насретдин балалар янында» (1956) хикәяләр циклы).

1983 елда аның иң уңышлы әсәрләре «Минем танышларым» җыентыгында урын ала.

Гаиләсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ире (19?? елга кадәр) — шагыйрь Нури Арсланов (19121991). Балалары: улы Илдар, музыкант, кызы Зөбәрҗәт (Арсланова)[1][2]. .

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Әдипләребез — 1 нче том. Төзүчеләре — Рәис Даутов, Равил Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009.
  • Белем.ру 2016 елның 12 март көнендә архивланган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Л. Лерон. Нури Арсланов васыяте. «Идел», 2017 ел, № 9, 8нче биттә.
  2. Гүзәл Камал. Зөбәрҗәт Арсланова: «Әнинең төше чынга ашты». «Акчарлак», 2018 ел, 4 октябрь, 11нче биттә