Әминә Сафиуллина

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әминә Сафиуллина latin yazuında])
(Äminä Safiullina битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Әминә Сафиуллина
Amina.gif
Туган телдә исем Әминә Кәрим кызы
Туган 22 июнь 1925(1925-06-22)
Coat of Arms of Tatarstan ASSR.png ТАССРның Арча кантоны Ямаширмә авылы, РСФСР байрагы РСФСР, Flag of the Soviet Union.svg/State Emblem of the Soviet Union.svg ССРБ
Үлгән 15 гыйнвар 2015(2015-01-15) (89 яшь)
Казан, Татарстан
Яшәгән урын Шамил Усманов урамы, Казан[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы ССРБ->Русия байрагы Русия Федерациясе
Һөнәре журналист, диктор
Бүләк һәм мөкәфәтләре ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1964 h.b.[2]
Сайт http://aminatv.ru/

Әминә Сафиуллина — татар журналисты, Татарстан телевидениесенең беренче дикторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сафиуллина Әминә Кәрим кызы 1925 елның 22 июнендә Биектау районының Ямәширмә авылында туа. Аның барлык хезмәт эшчәнлеге 1949 елдан 1983 елга кадәр идеология эшенең алгы сызыгында - Татарстан дәүләт радио hәм ТВ компаниясендә узды.

Ә аңа кадәр Бөек Ватан сугышы аның тормыш юлына үзенең авыр сәхифәрен яза. 16 яшендә ул Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән Калинин исемендәге хәрби заводта эшли башлый. Сугышның башыннан Җинү көненә кадәр (авыр 1941 елдан – 1945 елга кадәр эшләдем.) Ул авыр еллар билгесе булып Бөек Ватан сугышы елларындагы фидакяр хезмәт билгесе булып медаль саклана.

Сугыштан соң Казан театр училищесын мактаулы диплом белән тәмамлый hәм Татарстан радиокомитетында диктор булып хезмәт итә башлый. Анда 1949 елдан 1959 елга кадәр эшли, югары квалификацияле диктор булуга ирешә.

1959 елда радионың бер төркем иҗади хезмәткәрләре белән Казан ТВ студиясен ачуга әзерләү эшенә тотына. Ә.Сафиуллина студиянең нигез ташларын салучылар, аның беренче тапшыруларын әзерләүчеләр белән бер сафта була. Ул студиянең ачылу тантанасына багышлаган кичәне алып баручыларнын берсе була. Менә шул көннән башлап hәр кичтә сизгер ТВ камерасы каршында тапшырулар алып бара башлый. hәр тапшыруга бөтен күңелен, йөрәк җылысын салырга тырыша. Тамашачылар тарафыннан аеруча яхшы каршы алынган, заманында шактый популярлык яулаган тапшыру “Хатлар укыганда” булды. Кешеләр язган хатларга игътибар hәм ихтирамлы булу, ул хатларга күңел җылысын кушарга омтылу “Хатлар укыганда ” циклын иң популяр тапшыру итте.

1961 елда аны иң югары категорияле ТВ дикторы, ә 1964 елдаТатарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактулы исемнәр бирелә.

1966 елда Әминә Сафиуллинаның иҗади тормышында яңа сәхифә ачылды: аны әдәби – драматик, музыкаль тапшырулар редакциясенең баш редакторы итеп билгелиләр. Шулай ук аның редакциягә яшьләр, балалар өчен, спорт тапшырулары да керә иде. Кыскасы – тамашачылар аеруча көтеп ала торган тапшырулар.

Тамашачыларның тапшырулар белән кызыксынуын тагын да арттыру өчен аларның сыйфатын күтәрергә, яңа цикллар ачарга кирәк иде. Редакцияләрдә яшь, үз эшләрен яратучы иҗади сәләткә ия кешеләр эшләде. Шунын өстенә иҗади оешмалар белән элемтәдә эшләү тапшыруларга яңа сулыш өстәде.

Икенче бер авыр эш - Үзәк ТВ – Мәскәүгә әзерләнә торган тапшыруларның санын hәм сыйфатым күтәрү иде. Мин җитәкли торган художество тапшырулары редакциясе башка республикаларда яшәүчеләр өчен Татарстанның сәнгатен күрсәтергә омтылды. “Зәнгәр ут яктысында” , атаклы сәнгать ияләре С.Сәйдәшев, Н.Җиhанов, А.Ключарев h.б. багышланган тапшырулар, “Башмагым” музыкаль комедиясе, аерым җырчыларга багышланган тапшырулар (И. Шакиров, Р. Ибраһимов, В. Шәрипова h.б.) багышланган тапшыруларны үзәк ТВ (Мәскәү) югары бәяләде. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк: ТВ әле техник яктан бик үк бай булмаган 60-70 елларда күп серияле телевизион спектакльләр әзерли башлыйлар. “Ташкыннар” (Т.Гыйззәт), “Ак чәчәкләр” (Г. Әпсәләмов), “Муса” (Ш. Маннур), “Анам кыры” (Ч. Айтматов) h.б. Ә.Сафиуллина иҗади хезмәте белән беррәттән җәмәгать тормышында да катнашып килде. Республика Ленин комсомолының М. Җәлил исемендәге бүлгәге комиссиясендә член, ТВ hәм радио комитеты коллегиясендә, күп еллар ТВ нең сәнгать советында, партбюрода секретарь урынбасыры h.б.

Моннан тыш Әминә Сафиуллина Татарстан татар музыка гимназиясенә укытучы, үзе төзегән программа белән 7 ел балаларга “Әдәплелек дәресләре” укытты (Этика дәресләре).

Әминә Сафиуллина 2015 елның 15 гыйнварында якты дөнья белән хушлашты.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]