Әнәс Тумашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әнәс Тумашев latin yazuında])
(Änäs Tumaşev битеннән юнәлтелде)

Әнәс Тумашев
Туган телдә исем Әнәс Ибраһим улы Тумашев
Туган 25 февраль 1924(1924-02-25)
Татарстанның Чистай шәһәре
Үлгән 2010(2010)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБКалып:Россия байрагы
Әлма-матер Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d]
Һөнәре рәссам, педагог
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе

 Әнәс Тумашев Викиҗыентыкта

Әнәс Ибраһим улы Тумашевтатар рәссамы һәм педагог, 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Рәссам 1924 елның 25 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә дөньяга килә. Казан сәнгать училищесын тәмамлый, соңарак шунда ук укыта. 1947 елда Әнәс Тумашев И Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура, архитектура институтына укырга керә. 1953 елда, институтны тәмамланып һәм Татарстанга әйләнеп кайтып, ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 20 елдан артык ул театрының рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. 19751980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора.

Театрдан кала, Әнәс Тумашев нәкышчылык, аерым алганда табигать күренешләрен сурәтләргә һәм тарихи темаларга әсәрләр иҗат итәргә ярата («Петр I Болгарда», «Бөек Болгар базары», «XX гасыр Казаны» һ.б.).

2010 елда вафат була.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]