Әхәт Атнашев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхәт Атнашев latin yazuında])
(Äxät Atnaşev битеннән юнәлтелде)
Әхәт Атнашев
Туган 12 декабрь 1917(1917-12-12)
Кызылъяр , КазССР
Үлгән 25 август 1944(1944-08-25) (26 яшь)
Берлин, Өченче рейх
Милләт татар
Ватандашлыгы / Совет Русия республикасы
/ ССРБ
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены (1990, вафатыннан соң)[1]

Әхәт Мәхмүт улы Атнашев (12 декабре 1917 — 25 август 1944) — Идел-Урал легионында яшерен антифашист каршылыгы оешмасында катнашучы. Башка татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхәт Атнашев 1917 елның 12 декабрендә Кызылъяр шәһәрендә (КазССР) туган. 1938 елда Кызыл Армиясенә чакырылган.

Бөек Ватан сугышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Атлы гаскәрендә хезмәт үтәгән, Көнбатыш Украина һәм Бессарабия азат итүендә катнашкан. Батырлык өчен "Кызыл Йолдыз" ордены белән бүләкләгән.

Пулемёт расчеты белән командалык иткәндә, фашистларга каршы сугышта Әхәт Атнашев каһарманлык күрсәтеп, каты яраланган һәм фашист әсирлегенә эләккән.

Антифашист эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фашист әсирлегендә Әхәт Атнашев "Идел-Урал" легионында эләккән, анда яшерен антифашист оешмасына керде. Антифашист баш күтәрүе әзерләгән, фетнә планы буенча уңыш очракта Әхәт Атнашев Украина партизаннарына кушырга тиеш иде. Ләкин Гестапо татар антифашист оешмасын ачкан һәм анын катнашучыларын тоткан. Бүтән татар ватанпәрвәрләре белән антифашист эшчәнлеге өчен тотылган. Фашист тарафыннан 1944 елның 25 августында Плөцензее төрмәсендә җәзалап үтерелгән.

Хатирә[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җәлилчеләргә Казанның 1нче май мәйданында һәйкәл

Казан үзәгендә Кремль янында Муса Җәлилгә һәйкәл һәм антифашист каршылыгы катнашучыларына хәтер барельефлары ачылган.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]