Әхмәтҗан Сәйдәшев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхмәтҗан Сәйдәшев latin yazuında])
(Äxmätcan Säydäşev битеннән юнәлтелде)
Әхмәтҗан Сәйдәшев
Файл:.jpg
Туган телдә исем Әхмәтҗан Яхъя улы Сәйдәшев
Туган 1840(1840)
Казан губернасы, Лаеш өязе, Татар Кабаны
Үлгән 1912(1912)
Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Һөнәре сәүдәгәр, меценат
Балалар өлкән улы Мөхәммәтҗан (1865-1914)

Әхмәтҗан Сәйдәшев, Әхмәтҗан Яхъя улы Сәйдәшев (рус. Сайдашев Ахметзян Яхьич, 1840 ел, Казан губернасы, Лаеш өязе, Татар Кабаны1912 ел, Казан) — Казан сәүдәгәре, эшмәкәр, хәйрияче. «А.Я. Сәйдәшев уллары белән һәм Б. Субаевның Сәүдә-сәнәгать иптәшлеге» ширкәте хуҗасы, пыяла-скипидар заводы хуҗасы, «Бәян әл-хак» газетасын оештыручы, нәшире һәм беренче мөхәррире, Казан мөселман хәйрия җәмгыяте идарәсе әгъзасы, Казан губернасы төрмәләр турында кайгырту комитеты директоры, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бинасын төзетүчеләрнең берсе. Гали Чокрый бер әсәрендә аны «Казанның чәй короле» дип әйтә.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1840 елда Казан губернасы Лаеш өязе (хәзерге Лаеш районы) Татар Кабаны авылында туган. 1870 елда «Чәй һәм күн әйберләре сату буенча Сәүдә Йорты» оештырып, эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлый. Сәүдәгәрлек сәләте күрсәтеп, тиз арада туплаган капиталы күчемсез милек һәм җир сатып алырга, сәнәгать җитештерүе оештырырга мөмкинлек ача. 1890 елда сәүдәгәр Желтухин варисларыннан Казан губернасы Чар өязе Воскресенское һәм Петровское авылларында урнашкан пыяла-скипидар заводын сатып ала. 1894 елның 17 июнендә 500 000 устав капиталы белән «Казанда А.Я. Сәйдәшев уллары белән һәм Баки Субаевның Сәүдә-сәнәгать иптәшлеге» фирмасы төзи. Әлеге ширкәтнең тауары (чәй, шикәр, пыяла) күпчелек Казанда һәм Мәкәрҗә ярминкәсендә сатыла. 1893 елда тире сәүдәсе белән шөгыльләнүче «Субаев Б., Борнаев И. Һәм М.Сәйдәшев Сәүдә Йорты» хуҗаларының берсе булган өлкән улы Мөхәммәтҗан (1865-1914) белән сәүдә эшләрен берләштерә.

Зур акчаларга ия булу сәүдәгәр Сәйдәшевләргә җәмгыятьтә югары урын биләү мөмкинлеге бирә. XX гасыр башында башланган милли күтәрелеш чорында ислам дине кыйммәтләрен Аурупадан татарлар арасына үтеп кергән яңалыклар белән килештерергә омтылып, телне һәм гореф-гадәтләрне саф, чиста хәлдә саклауны яклап чыгалар. Әлбәттә, һәртөрле түнтәрелешкә чакыруны хупламый, ныгып урнашкан тәртипләрне сындыруга каршы булалар. Үз фикерләрен чагылдыру һәм милли буржуазиянең салмак канаты мәнфәгатьләрен кайгырту өчен 1906 елның 31 мартында татар телендә атнага 2-3 (1912 елдан көн дә) чыгучы «Бәян әл-хак» (хакны бәян итү, дөресен сөйләү) газетасы һәм «Бәян әл-хак» басмаханәсе оештыралар. Газета һәм аның хуҗаларының сәясәте үз вакытында татар инкыйлабчы-демократлары һәм язучылары (мәсәлән, Габдулла Тукай «Ник? Нигә?» шигырендә[1]) тарафыннан тәнкыйть ителә.

Сәүдәгәр Сәйдәшевләр иганәче һәм хәйрияче буларак та билгеле. Казанда мәчетләр һәм мәдрсәләр төзелешенә, шул исәптән 1883-1901 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең яңа бина комплексын төзүгә, зур акчалар кертәләр. Ятимнәр өчен приют ачып, үз акчасына аны тота. Казанның Иске Татар бистәсе урамнарына электр уты кертә. Казан мөселман хәйрия җәмгыятенең әгъзасы, Казан губернасы төрмәләр турында кайгырту комитеты директоры булып тора.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Казань в памятниках истории и культуры. К.: ТКН, 1982.
  2. Радик Салихов, Рамиль Хайрутдинов. Республика Татарстан: памятники истории и культуры татарского народа (конец XVIII – начало XIX веков). К.: Фест, 1995. ISBN 5-900866-01-7
  3. Исмәгыйль Рәмиев, Рәис Даутов. «БӘЯНЕЛХАК» // Әдәби сүзлек. — К.: ТКН, 2001, 399нчы бит.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]