Әхнәф Харисов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Әхнәф Харисов latin yazuında])
(Äxnäf Xarisov битеннән юнәлтелде)
Әхнәф Харисов
Туган телдә исем Әхнәф Ибраһим улы Харисов
Туган 15 июнь 1914(1914-06-15)
Бөре өязе, Имән авылы
Үлгән 15 май 1977(1977-05-15) (62 яшь)
Уфа
Күмү урыны Уфа мөселман зираты
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре әдәбият белгече
Эш бирүче Башкорт дәүләт университеты һәм РФА УФҮ Тарих, тел һәм әдәбият иниституты
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Октябрь революциясе ордены Шәрәфлек билгесе ордены
Салават Юлаев премиясе (1987)
Гыйльми дәрәҗә: филология фәннәре докторы[d]

Әхнәф Харисов – күренекле башкорт әдәбияты галиме. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1987).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әхнәф Ибраһим улы Харисов Бөре өязе Имән исемле татар-мишәр авылында дөньяга килгән.

Гыйльми эшкә сәләте К.А. Тимирязев исемендәге Башкорт дәүләт педагогия институтының башкорт теле һәм әдәбияты бүлегендә укыган чагында күренә башлый. 1935 елда институтны тәмамлагач, шунда эшкә калдырыла.

Әхнәф Харисов кабере. Уфа мөселман зираты

1937 елда шагыйрь Кадыйр Даян белән бергәләп башкорт теле буенча «Стилистика. V—VII кластар өчен дәреслек» китабын язалар. 1941 елда Мәскәүдә тел белеме буенча аспирантура тәмамлый, Башкортстаннан беренче буларак, филология фәннәре кандидаты дәрәжәсенә диссертация яклый. 1944 елда рус телендә «Категория глагольных видов в башкирском языке» дигән тирән эчтәлекле фәнни китабын чыгара. Шул ук 1944 елда Ә. И. Харисов уку йортлары өчен «Әдәбият теориясе»н дөньяга чыгара. Үз эшчәнлеген телче булып башлаган Ә. И. Харисов нигездә әдәбият мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

1958 елда Шәехзадә Бабичның әсәрләрен туплап, Уфада китап итеп чыгара.

Аның 1965 ел дөнья күргән зур күләмле, татар әдәби мирасын ясалма рәвештә башкортлаштырырга омтылып язган «Башкорт халкының әдәби мирасы. XVIII—XIX гасыр» дигән китабы — башкорт фәнни даирәсендә иң югары үрнәк. Бу китап 1973 елда рус телендә дә дөнья күрде. Фәнни гаделлекне тирән аңлаган Казан галиме Альберт Фәтхи әлеге басманың эчтәлегенә мөнәсәбәтен белдереп, «Казан утлары» журналында «Мәгърифәт төбәкләре һәм әдәби багланышлар» (1968) дигән күләмле мәкаләсен бастырып чыгарды. Ул анда Ә. Харисовның фәнни, нәзари, гамәли хаталарын объектив рәвештә тәнкыйтьләгән иде.[1]

Ә. Харисовның гыйльми эшчәнлеге Салават Юлаев премиясе, «Октябрь революциясе», «Шәрәфлек билгесе» орденнары һәм медальләр белән билгеләнде. Уфаның мөселман зиратында җирләнгән.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]