Азәрбайҗан теле
Күренеш
(Äzeri tele битеннән юнәлтелде)
Азәрбайҗан теле, кайчак әзери теле (азәрб. Azərbaycan dili, آذربایجان دیلی) — азәрбайҗаннарның милли теле,
Азәрбайҗанның дәүләт теле,
Дагстан республикасының (
Россия Федерациясе) дәүләт телләренең берсе,
төрки телләрнең угыз төркеменә керә. Азәрбайҗаннарның компакт яшәгән урыннарында, Иранда (Иран Азәрбайҗаны) һәм Грузиядә (Квемо-Картли) таралган.
Морфологик төзелеше буенча әзери теле агглютинатив, синтетик тел. Азәрбайҗан теленең лексикасы һәм фонетикасына фарсы теле һәм гарәп теле зур йогынты ясаган.
XX гасыр дәвамында азәрбайҗан язмасы дүрт тапкыр үзгәргән. Хәзерге вакытта азәрбайҗаннар өч төрле язма белән файдаланалар: Иранда гарәп язмасы — Азәрбайҗанда — латиница һәм Дагъстанда (Россия) — кириллица.
Шулай ук карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Nationalencyklopedin — 1999.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]


