Чәчелү кисеме

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Чәчелү кисеме latin yazuında])
(Çäçelü kiseme битеннән юнәлтелде)
Вакыт берәмлеге дәвамында тәэсир итешүләр саны dN киртәгә төшкән кисәкчекләр агымы тыгызлыгына j чагыштырмасы эффектив аркылы кисемне билгели

Чәчелү кисеме яки эффектив аркылы кисем - ике тәэсир итүче кисәкчектән торган системаның билгеләнгән халәткә күчү ихтималлыгын тасвирлаучы физик зурлык.

Эффектив аркылы кисем - вакыт берәмлеге дәвамында тәэсир итешүләр саны dN киртәгә төшкән кисәкчекләр агымы тыгызлыгына j чагыштырмасына тиң:

Эффектив аркылы кисем мәйдан үлчәнешенә ия (м2).

Кисәкчекләр бәйләмен чәчелү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сыгылмалы чәчелү очрагында бертигез тизлекле кисәкчекләр өчен дифференциаль эффектив аркылы кисем () кулланыла: , ул билгеләнгән җисми почмакка () чәчелү ихтималлыгын тасвирлый. Бу зурлык вакыт берәмлеге дәвамында җисми почмак берәмлеге төшүче кисәкчекләр агымы тыгызлыгына чагыштырмасына тиң:

Тулы җисми почмак буенча интеграл табу тулы аркылы кисем бирә:

Сыгылмасыз чәчелү очрагында тулы кисем сыгылмасыз һәм сыгылмалы чәчелү кисемнәре суммасына тиң.

Төш физикасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Төш физикасында эффектив аркылы кисем - ике кисәкчек бәрелешкәндә билгеләнгән төш реакциясенең барышы ихтималлыгын тасвирлый.

Атом төше радиусы якынча 10−12 см, ягъни төшнең аркылы кисеме 10−24 см2, шундый кисем барн дип атала һәм атом-төш реакцияләре кисем берәмлеге булып тора.

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • J.D.Bjorken, S.D.Drell, Relativistic Quantum Mechanics, 1964
  • P.Roman, Introduction to Quantum Theory, 1969
  • W.Greiner, J.Reinhardt, Quantum Electrodynamics, 1994
  • R.G. Newton. Scattering Theory of Waves and Particles. McGraw Hill, 1966.
  • R.C. Fernow (1989). Introduction to Experimental Particle Physics. Cambridge University Press. ISBN 0-521-379-407.