Гагауз Википедиясе

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан
(Ğağawz Wikipediäse битеннән юнәлтелде)
Моңа күчү: навигация, эзләү
Википедия Гагауз Википедиясе
гаг. Gagauz Wikipedia
URL gag.wikipedia.org
Табышлы Хәйрия
Төр Челтәрле энциклопедия
Теркәлү Мәҗбүри түгел
Телләр Гагауз теле
Эшли башлау вакыты 13 ноябрь 2010 ел
Хуҗасы Wikimedia Foundation RGB logo with text.svg Викимедиа фонды
Мәкаләләр саны 2757
Битләр саны 6218
Үзгәртүләр саны 66 979
Теркәлгән кулланучылар 7347
Актив кулланучылар 72
Идарәчеләр 0
Тирәнлек 17

Гагауз Википедиясе (гаг. Gagauz Wikipedia) — Википедиянең гагауз телендәге бүлеге.

Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гагауз телендәге тест проект 2007 елның мартында Инкубаторда килеп чыга. Ләкин проект буенча эшчәнлек 2009 елның сентябренә кадәр ике елдан артык вакыт дәвамында зур үсеш алмый.

Алдагы айларда (аеруча 2009 елның ноябрь аеннан) тест проект Инкубатор һәм кече бүлекләр үлчәме буенча зур үсеш кичерә. Ноябрь уртасында ук проект Викимедиа фондының Тел бүлекчәсе тарафыннан алдан хуплана. 2009 ел ахырына проектта инде берничә йөз мәкалә була (кайберләре гаять эчтәлекле була), үз вакытында Башбит формасы тәгаенләнә.

2010 елның 13 ноябрендә гагауз википедиясенең Викимедиа тел бүлекчәсе тарафыннан тулысынча хупланганлыгы билгеле була. 3 декабрьдән сайт эшли башлый.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искә алулар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]