Габдулла Әхмәтшин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Габдулла Әхмәтшин latin yazuında])
(Ğabdulla Äxmätşin битеннән юнәлтелде)
Габдулла Әхмәтшин
Туган телдә исем Габдулла Габдрахман улы Әхмәтшин
Туган 14 октябрь 1921(1921-10-14)
РСФСР, Уфа губернасы, Бәләбәй кантоны, Яңа Биктәш
Үлгән 25 май 1984(1984-05-25) (62 яшь)
ССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа
Милләт татар
Ватандашлыгы РСФСРССРБ
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Һөнәре язучы
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Бүләк һәм премияләре Кызыл Байрак ордены (1945)

Габдулла Әхмәтшин, Габдулла Габдрахман улы Әхмәтшин (1921 елның 14 октябре, РСФСР, Уфа губернасы, Бәләбәй кантоны, Яңа БиктәшССРБ, РСФСР, БАССР, Уфа) — Бөек Ватан сугышында катнашкан язучы, драматург, журналист, тәрҗемәче. Башкортстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981). 1951 елдан ССРБ Язучылар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1921 елның 14 октябренда Уфа губернасы Бәләбәй кантоны (хәзерге Бишбүләк районы) Яңа Биктәш авылында туган. 1984 елда Уфада вафат.

1938 елда Ярмәкәй районы Исламбакты җидееллык мәктәбен тәмамлый. Ярмәкәй районының «Сталин юлы» гәҗитендә җаваплы сәркатип булып эшли, бер үк вакытта читтән торып Бәләбәй педагогия училищесындә укый. 1940 елда «Яшь төзүче» (хәзерге «Йәншишмә») гәҗитенең балалар иҗаты булеге мөдире һәм мөхәррир урынбасары итеп билгеләнә.

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән фронтта. Карелия һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларында хәрәкәт итә. Украина өчен сугышларда ике мәртәбә яралана. 1943 елда дивизия гәҗите мөхәрриренең урынбасары итеп билгеләнә. Соңрак III Украина фронтының «Совет сугышчысы» гәҗитендә хәбәрче-оештыручы була. Румыния, Болгария, Югославия, Маҗарстан, Чехословакия, Австрияне азат итүчеләр турында очерклар яза. Кызыл Байрак ордены (1945), медальләр белән бүләкләнә.

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

19461973 елларда «Совет Башкортстаны» гәҗитендә, «Һәнәк» журналында хәбәрче, бүлек мөдире. БДУ тәмамлый. Мәскәүдә Әдәбият институтында (19491953) укый. Әлеге уку йортын тәмамлаган Башкортстан язучыларыннан беренчесе була.

Беренче хикәяләре 1939 елдан күренә башлый. Сугыш елларында язган очеркларында Туган илен һәм чит илләрне азат итүче каһарман совет сугышчысын сурәтли. 1956 елда беренче очерклар җыентыгы «Безнең басуларда» дөнья күрә.

«Туй күлмәге», «Югалган хатлар», «Урау-урау юллардан», «Онытмагыз безне, туганнар!», «Яр буенда учаклар» һәм башка пьесалары белән Габдулла Әхмәтшин үзенең әдәби осталыгын тагын да ныграк чарлады. «Тальян гармун» музыкаль комедиясе (1948), «Югалган хатлар» драмасы авторга шөһрәт китерә. «Тальян гармун» белән үзен талантлы әдип итеп бар төрки дөньясына таныта. Бу әсәр башта Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында сәхәнәләштерелеп, аның репертуарыннан озак еллар төшми. «Тальян гармун»ны Татарстан, Үзбәкстан, Казакъстан театрлары да үзләрендә сәхнәгә мендерә[1] Даими рәвештә бер актлы пьесалар һәм миниатюралар яза.

Сибай, Салават драма театрларының эшчәнлеген, ССРБ халык артисты Арслан Мөбәрәков иҗатын өйрәнеп, шулар турында китаплар яза[2].

А. М. Горький, А. П. Чехов, И. С. Тургеневның әсәрләрен тәрҗемә итә.

Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ахметшин Г. Г. На наших полях: Очерки / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Баш-книгоиздат, 1956. - 68 с.
  • Ахметшин Г. Г. Тальянка: Пьесы / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Башкнигоиздат, 1960. - 122 с.
  • Ахметшин Г. Г. Арслан Мубаряков / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Башкнигоиздат, 1963. - 40 с.
  • Ахметшин Г. Г. Волны Ак-Идели: Пьесы / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Баш-книгоиздат, 1963. - 160 с.
  • Ахметшин Г. Г. Целинный театр / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Башкнигоиздат, 1966. - 48 с.
  • Ахметшин Г. Г. Я сам и мои братья / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Башкнигоиздат, 1966. - 104 с.
  • Ахметшин Г. Г. Салаватский театр / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Башкнигоиздат, 1967. - 38 с.
  • Ахметшин Г. Г. Пьесы / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Башкнигоиздат, 1970. - 270 с.
  • Ахметшин Г. Г. Пьесы / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Башк. кн. изд-во, 1980. - 232 с.
  • Ахметшин Г. Г. Подвенечные платья: Пьесы / Г. Г. Ахметшин. - Уфа: Башк. кн. изд-во, 1982. - 352 с.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Габдрахманов Т. Щедра на таланты земля / Т. Габдрахманов // К новым победам. – 1990. – 7 авг. – С.2.
  • Сɵлəймəнов Ә. З. «Тальян гармун»ы күңеллəрдə сагыш булып чыңлый / Ә. З. Сɵлəймəнов // Бергəлəп матурлыйк бу дɵньяны. - Бəлəбəй: ГУП Белебеевская городская типография. – 2002. – С.61-64.
  • Шарафлисламов М. Д., Гареев Р. В. Ими гордится родная земля / М. Д. Шарафлисламов, Р. В. Гареев // Земля Ермекеевская … / Под ред. В. Я. Бабенко. – Уфа: Полиграфкомбинат, 1999. – С. 328.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]