Гафур Каюмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гафур Каюмов latin yazuında])
(Ğafur Qayumov битеннән юнәлтелде)
Гафур Каюмов
Туган телдә исем Гафур Шәкүр улы Каюмов
Туган 2 март 1959(1959-03-02)
Татарстан АССР, Арча районы, Яңа Сәрдә
Үлгән 27 июль 2018(2018-07-27) (59 яшь)
ТР, Арча районы, Арча
Күмү урыны Арча
Милләт татар
Ватандашлыгы ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Әлма-матер Казан театр укуханәсе, Русия театр сәнгате университеты[d] һәм Болгарская национальная художественная академия[d]
Һөнәре язучы, драматург
Эш бирүче Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан (телерадиокомпания) һәм Әлмәт татар драма театры

Гафур Шәкүр улы Каюмов — танылган татар драматургы, театр режиссеры.

Биография[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гафур Каюмов 1959 елның 2 мартында Татарстан АССРның Арча районы (хәзерге Яңа Кенәр авыл җирлеге) Яңа Сәрдә авылында туган. Яңа Кенәр мәктәбендә укыган. 1979 елда Казан театр училищесында актерлык осталыгы бүлегенә укырга керә. Укуын тәмамлауга, аны Республика күчмә театрына эшкә чакыралар. 1990 елдан 1997 елга кадәр ул – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты.

Гафур Каюмовны режиссерлык эше мавыктыра һәм ул 1994-1999 елларда Мәскәү институтының мәдәният, сәнгать хезмәткәрләрен режиссерлыкка әзерләү бүлегендә укый, Болгария республикасының Милли академиясендә театр факультетында белемен күтәрә.

Театр һәм кино сәнгатендә шактый тәҗрибә һәм белем туплаган Гафур Каюмов 1980 еллардан башлап драма әсәрләре иҗат итә башлый. Аның пьесалары төрле театрларда куела, кызыклы спектакльләргә әверелә. ”Упкын өстендә уен” 2 пәрдәле трагифарс жанрында язылган әсәре, “Кабан күле серләре” пьесасы Г.Камал исемендәге, Тинчурин исемендәге, Чаллы, Минзәлә, Әлмәт, Түбән Кама театрларында, Башкортстанның «Нур», Уфа башкорт яшьләре театрларында, Туймазы, Сибай, Салават шәһәрләре театрларында һәм Ырынбур дәүләт татар драма театрында, Мари Иле драма театры сәхнәләрендә куела. Бу инде үзе үк Гафур Каюмовның драматургиягә килүе очраклы булмавы турында сөйли.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында аның “Мирас” (1990), “Һинд кызы” музыкаль комедиясе (1992), “Сарык арыслан” притча-әкияте (1997) куела.

Гафур Каюмов драматургиянең төрле жанрларына мөрәҗәгать итә, сәхнә законнарын белеп, шартлы алымнарны уңышлы файдаланып яза. Бүгенге көнгә кадәр язылган “Язмышлар ярында”, “Юбилей”, “Сагынырсың әле син дә бер...”,”Ак баба иле”, “Ахырзаман авазы”, “Эх, Алла боерса”, “Ач күзеңне-монда мин...”, “Таныштыру-кавыштыру бюросы”, “Соң инде”, “Аномалик табигать күренеше”, “Ыру”, “Әрнү” пьесалары драматургның үсеш юлында әһәмиятле бер этапны хасил итәләр.

1997-2000 елларда ул Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшләп ала. 2004 елдан башлап Гафур Каюмов – Әлмәт дәүләт театрында баш режисссер. Иң соңгы эш урыны — Арчаның “Җидегән чишмә” халык театрында.

2018 елның 27 июлендә Арча халык театрында репетиция вакытында баскычтан егылып торба кисәгенә килеп төшә һәм Арча район хастаханәсендә җан бирә[1].

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]