Гатаулла Минаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Гатаулла Минаев latin yazuında])
(Ğataulla Minayev битеннән юнәлтелде)
Гатаулла Минаев
Николай Орлов
Туу датасы 29 декабрь 1919(1919-12-29)
Туу урыны Уфа губернасы, Минзәлә өязе, Зөбәер авылы
Үлем датасы 29 сентябрь 1982(1982-09-29) (62 яшь)
Үлем урыны Ровно
Иялек Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Гаскәр төре партизан
Җитәкчелек иткән шартлату төркеме җитәкчесе
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге Каһарманы Ленин орденыЛенин ордены
 Истигъфада 1946
[[commons:Category: Nikolay Sergeyevich Orlov Викиҗыентыкта|Гатаулла Минаев
Николай Орлов]]
Викиҗыентыкта

Гатаулла Минаев (Гатаулла Мирзаһит улы Минаев, тәрбиягә алган ата-анасы биргән исеме рус. Николай Сергеевич Орлов) — Советлар Берлеге Каһарманы (1945).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Гатаулла Минаев (у) Киевта. 1939

1919 елның 29 декабренда Уфа губернасы Минзәлә өязе (хәзерге ТР Актаныш районы) Зөбәер авылында туган. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, ата-анасы белән Ленинград өлкәсе Колпино шәһәренә күчеп китә. Ятим калып, Орловлар гаиләсендә тәрбияләнә, аларның фамилиясен ала. Ленинградның Ижор заводында эшли. 1939 елдан хәрби хезмәттә була.

Бөек Ватан сугышы елларында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның июненнән фронтта. Киев тирәсендәге сугышларда әсир төшә, ләкин аннан кача. 1942 елның февраленнән Украинаның Сумы өлкәсендә «Ватан өчен» (За Родину) партизан отрядында хәрәкәт итә. 1943 елдан Украинаның Ровно өлкәсе партизан берлегенең шартлату төркеме җитәкчесе.

Батырлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Минаев җитәкчелегендәге төркем 20 дән артык хәрби-диверсия һөҗүме оештыра, дошманның йөздән артык эшелонын юкка чыгара, 4 тимер юл күперен шартлата. 1945 елның 2 маенда Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелә.

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1944 елдан Ровно шәһәрендә яши һәм эшли. 1982 елның 29 сентябрендә вафат була һәм шунда җирләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Батырлар китабы — Книга Героев. Казан, 2000.
  • Герои Советского Союза — наши земляки. Казан, 1982.
  • Герои Советского Союза: Краткий биографический словарь. Мәскәү, 1987.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]