Осман Курмаев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Осман Курмаев latin yazuında])
(Ğosman Qurmaev битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Осман Курмаев
Kurmaev.jpg
Туган телдә исем Госман Җамалетдин улы Курмаев
Туган 28 декабрь 1903(1903-12-28)
Пенза губернасы, Сырка авылы
Үлгән 1981(1981)
Милләт татар
Һөнәре физиолог-галим
Гыйльми дәрәҗә: биология фәннәре докторы[d]

Осман Жамалетдин улы Курмаев (1903-81) – куренекле галим-физиолог, биология фәннәре докторы (1950), ТАССРның атказанган фән эшлеклесе (1968).

Осман Курмаев Пенза губернасынын Саранск уезды Кривозерье волостенә караган Сырка авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 6 ел авыл мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 1926 елда Казанга киләһәм Шәрык педагогия институтына укырга керә.

1934-1981 елларда Казан педагогия институтында: зоология кафедрасы мөдире (1940-46), кеше һәм хайваннар анатомиясе кафедрасы оештыручы һәм беренче мөдире (1950-1955, 1965-1974), проректор (1961-1965). Аның кандидатлык диссертациясе даими электр агымы йогынтысында экстракардиаль нервларның ярсыну күренешләре үзгәрүгә багышланган. Ул вакыттагы педагогия институтында бу – физиология буенча беренче диссертация була. Төп фәнни хезмәтләре нерв системасынын һәм гумораль факторларнын йөрәк эшчәнлеген көйләү механизмнарын өйрәнүгә багышланган. Бөек Ватан сугышы вакытында җәрәһәтләнү артыннан килә торган шок халәтен өйрәнә һәм аны дәвалау юлларын таба.

Осман Җамалетдин улы Казан шәһәр советы, ССРБ Югары Советы депутаты, Азия һәм Африка илләре бердәмлеге комитеты әгъзасы буларак та җәмәгать эшләре белән шөгыльләнде. Университет музеенда профессор О.Җ.Курмаев турында бай экспозиция тупланган.

Анын турында әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Ф.Ситдиков. Ведущий физиолог (татар телендә).
  • Р.Абзалов. Мой учитель Осман Курмаев (татар телендә),
  • Минибаев Р.Г. Декана мы любили (татар телендә).

Басылганнар «Фән һәм тел» журналында. 2005 ел. 4нче сан.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]