Ибраһим Әхтәмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Ибраһим Әхтәмов latin yazuında])
(İbrahim Äxtämov битеннән юнәлтелде)
Ибраһим Әхтәмов
Туган телдә исем Әхтәмов Ибраһим Әбүсогуд улы
Туган 9 май 1880(1880-05-09)
Уфа
Үлгән 1931(1931)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Калып:Байрак/Русия империясе
Һөнәре хокук белгече, сәясәтче

Әхтә́мов Ибраһим Әбүсогуд улы (09.05.1880, Уфа шәһәре - 1931, Мәскәү), хокук белгече, татар меньшевиклары җитәкчеләренең берсе.

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әбүсөгуд Әхтәмовның улы, Ибнеәмин Әхтәмовның бертуган энесе. 1899 елда Петербург университетының Шәрекъ телләре факультетына укырга керә, 1900 елның октябрендә Казан университетының юридик факультетына күчә. 1902 дә Казанда РСДРПның беренче комитетын оештыручы һәм аның җитәкчеләренең берсе. 1903 елның язында сәяси эшчәнлеге өчен кулга алына һәм Казаннан сөрелә. 1905-07 дә бәлшәвикләр белән якынлаша. 1906 дан Петербург университетының юридик факультетына кире кайта, аны тәмамлагач, 1917 гә кадәр Уфада антлы вәкил булып эшли. Төрле иҗтимагый оешмалар эшендә катнаша (мәсәлән, «Югары уку йортларында укучыларга ярдәм итү җәмгыяте»ндә идарә әгъзасы, «Уфа губернасы халык университетлары җәмгыяте» әгъзасы һ.б.). Уфа шәһәре думасы гласные (1913-16). Февраль революциясеннән соң Уфа губернасы иҗтимагый оешмалары комитеты һәм РСДРПның берләштерелгән Уфа комитеты рәисе, Уфа губернасы Эшче һәм солдат депутатлары советы башкарма комитеты, губернаның азык-төлек комитеты әгъзасы. Шул елның сентябреннән Уфа шәһәре Меньшевиклар партиясе оешмасы рәисе. РСДРПның апрель конференциясе эшендә (1917) һәм Эшче һәм солдат депутатларының Уфа губернасы советының 2 нче съездында (1917, июль) катнаша. Бөтенрусия мөселманнарының беренче корылтае (Мәскәү, 1917, май) президиумы һәм Бөтенрусия мөселманнары шурасы әгъзасы.

Октябрь революциясеннән соң совет хакимиятенә каршылар сафына баса. КомУч тарафыннан 1918 нең сентябрендә Уфада уздырылган дәүләт киңәшмәсендә Себер, Урал һәм Идел буе шәһәрләре һәм земстволары вәкилләренең берсе буларак катнаша. Шул чорда Уфа шәһәре думасы гласные (1918, сент.). 1922 елдан Мәскәүдә - СССР Кулланучыларының Үзәк берлеге (Центросоюз) юристы. Язмышының соңгы еллары ачыкланмаган.

Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]