Игорь Шувалов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Шувалов latin yazuında])
(İgor' Şuvalov битеннән юнәлтелде)
Игорь Шувалов
Президент Дмитрий Медведев
Владимир Путин
Аңа кадәр Сергей Иванов
Туган 4 гыйнвар 1967(1967-01-04) (57 яшь)
Билибино, Чукот милли округы, Магадан өлкәсе, РСФСР, ССРБ
Белем МДУ

Игорь Иван улы Шувалов (рус. Игорь Иванович Шувалов, 4 июнь 1967, Билибино, Чукот милли округы, Магадан өлкәсе, РСФСР, ССРБ) — Россия дәүләт эшлеклесе, 2008 елдан — РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары. Россия Федерациясенең 1 класс гамәләдәге дәүләт киңәшчесе (2001).

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Игорь Шувалов 1967 елның 4 июнендә аның ата-анасы читкә акча эшләргә киткән Магадан өлкәсендәге Билибино бистәсендә туган.

1984 елда ул Мәскәүдә урта мәктәпне тәмамлый. 1984/85 елларда фәнни-тикшеренү институтында лаборант булып эшли.

1985—1987 елларда Совет Гаскәре сафларында хезмәт иткән.

1993 елда Мәскәү дәүләт университетының юридик факультетын «хокук белеме» белгечлеге буенча тәмамлагач, ул Чит илләр эшләре министрлыгының хокук департаментына атташе буларак эшкә билгеләнгән.

1993—1995 елларда адвокат бүроларында өлкән юрисконсульт, директор вазифаларында эшләгән.

1997 елдан — дәүләт милке белән идарә итү Россия дәүләт комитетының фидирәл милке дәүләт реестрының департаменты башлыгы.

1998 елдан — РФ Дәүләт милке министрының урынбасары. 1998—2000 елларда Россия фидирәл милке фондының рәисе булган.

2000—2003 елларда — РФ Хөкүмәте аппараты җитәкчесе.

2003 елда - РФ президентының ярдәмчесе. 2003—2004 — РФ президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары.

2008 елдан — РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары.

2009 елда 27нче Җәйге Универсиаданың оештыру комитетының башында торган.[1]

Шәхси тормыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Өйләнгән, дүрт бала бар (ике ул һәм ике кыз).

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]