Игорь Стрелков

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Игорь Стрелков latin yazuında])
(İgor' Strelkov битеннән юнәлтелде)
Игорь Стрелков
Вазыйфада
16 май 2014 ел – 14 август 2014 ел
Аңа кадәр Игорь Какидзянов
Дәвамчысы Владимир Кононов
Туган 17 декабрь 1970(1970-12-17) (53 яшь)
Мәскәү, ССРБ
Белем Мәскәү тарих-архив институты[d]
Сугышлар/бәрелешләр Украина көнчыгышында кораллы низаг, Qırım krizisı[d], Икенче чечен сугышы, Беренче чечен сугышы, Босна сугышы[d], Днестр буе сугышы[d], Противостояние в Славянске[d], Бои за Иловайск (2014)[d] һәм Дагстан сугышы[d]

Игорь Иван улы Стрелков (чын исеме Игорь Всеволод улы Гиркин, рус. Игорь Иванович Стрелков/Игорь Всеволодович Гиркин) — Донецк Халык Җөмһүрияте лидерларының берсе.

Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Мәскәүдә хәрбиләр гаиләсендә туган.

1989 елда хәрби торгызу белән кызыксына башлый.[1] 1993 елда Мәскәү дәүләт тарих-архив институтын тәмамлый һәм хәрби хезмәткә китә. Вакытлы хезмәтне тәмамлагач, контракт буенча баштан мотоукчылар бригадасында, соңрак — хәрби күзәтүче сыйфатында хемзәт итәргә калган.[2]

1992 елның июнь-июлендә Стрелков Днестр буенда, 1992 елның ноябреннән 1993 елның мартгача — Босиниядә үткән хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан. 1995—2005 елларда Чичәнстанда хезмәт иткән.

«Би-би-си» мәгълүматы буенча Стрелковның соңгы хезмәт урыны — РФ ФИХ «икенче хезмәтенең» халыкара террорчылык белән көрәшү идарәсе.[3]

Украинада эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2014 елның гыйнварында ул «сихерче бүләкләре» дигән изге әйберләрне саклау өчен Рус праваслау чиркәве делегациясе составында Кивека килә, шунда ул Евромәйданга да барган.[4]

Кырым кризисы вакытында Стрелков — Кырым Мохтар Җөмһүрияте премьер-министрының көч мәсьәләләре буенча киңәшчесе.

Украина иминлеге хезмәте мәгълүматы буенча, Стрелков 8 апрелендә Керич бугазын кичеп, Дондагы Ростовга бара, ә 12 апрельдә «Украинаның көньяк-көнчыгыш төбәкләрендә яшерен агрессия планын тормышка ашыру өчен» Украина чиген яңадан үтеп чыккан.[5]

2014 ел ның 16 маеннан — үзләре тарафыннан игълан ителгән Донецк Халык Җөмһүрияте саклану министры.[6] 18 августтан отставкага чыккан.[7]

Украин хакимиятләре тарафыннан җинаятьчел эзәрлекләү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Стрелковга каршы Украинада «аңлы рәвештә эшләнгән үтерүне оештыру, Украинаның суверенлыгы, территориаль бөтенлеге һәм кагылгысызлыгына зыян китерелгән гамәлләр, диверсион-җимерү эшчәнлекне башкару һәм шулай ук Украина территориясендә массакүләм тәртипсезлекләр оештыру» фактлары буенча җинаятҗчел эшләре башкарылган.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]