Иннополис

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Иннополис latin yazuında])
(İnnopolis битеннән юнәлтелде)
Иннополис
Нигезләнү датасы 9 июнь 2012
Сурәт
Рәсми исем Иннополис һәм Иннополис
Рәсми тел татар теле һәм рус теле
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Иннополис шәһәр җирлеге[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Югары Ослан районы
Сәгать поясы UTC+03:00
Халык саны 102 (1 гыйнвар 2017)[2]
Мәйдан 2,2 км²
Почта индексы 420500
Социаль медиаларда күзәтүчеләре 4335
Рәсми веб-сайт innopolis.ru
Карта
 Иннополис Викиҗыентыкта

Төзелеш башлау мөрәсиме, 2012 елның 9 июнь көне.
Россия байрагы Россия Федерациясе премьер-министры Дмитрий Медведев, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров.

Иннополис Татарстан Республикасының Югары Ослан районында урнашкан Казанның иярчен шәһәре[3]. Казан шәһәре агломерациясенә керә.

Иннополис - Россиянең яңа шәһәре, аның икътисады югары технологияләр нигезендә төзеләчәк.

2015 елның 9 июнендә рәсми рәвештә ачыла, аңа шунда ук «шәһәр җирлеге» статусы бирелә. Хәзерге көндә Россиядәге иң кечкенә шәһәр булып санала, шулай ук нульдән төзелгән аз санлы шәһәрләрнең берсе булуы белән үзенчәлекле[4].

Попов исемендәге технопарк, Иннополис университеты бинасы, кампуслар, спорт комплексы төзелә. Ломоносов исемендәге технопарк, торак йортлар, юллар төзелеше дәвам итә.

2012 елда Иннополис Университеты АКШ Carnegie Mellon University белән хезмәттәшлектә булдырыла.

Иннополис дигән фәнни шәһәр мәгълүмати технологияләр һәм иновацион югары технологияләрне үстерү өчен булдырылган.

Бүген биредә барлык инфраструктура да эшли, шәһәрдә 160 компания теркәлгән, аларның 77се «Иннополис» резидентлары һәм партнерлары, шулар арасында Тинькофф[5], Сбербанк, Schneider Electric[6] һәм башкалар.

Шәһәрдә махсус икътисади зона оештырылган. 2013 елдан генераль директор — Игорь Носов[7].

География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иннополис шәһәре Идел елгасы уң ярында, Казан каршында урнашкан, Казан үзәгеннән Иннополиска кадәр 40 чакрым. Мәйданы - 2200 га, төзелеш мәйданы 1200 га.

Шәһәр үзәге координаталары: 55°45′ т. к. 48°44′ кч. о.HGЯO

Сәләт ВикиМәктәбе активистлары Иннополиска викисәфәр вакытында

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иннополис климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек
Уртача температура, °C −10,5 −10,3 −4,3 5,1 13,0 17,6 19,7 17,3 11,5 4,6 −3,7 −8,3
Явым-төшем нормасы, мм 33,2 24,5 23,9 29,0 34,8 56,4 69,8 49,0 50,2 43,4 37,6 31,2


Халык саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Иннополиста хәзерге вакытта көн дәвамында 4500 кеше була, аларның 3600 даими рәвештә шәһәрдә яши, шул исәптән, 771 студент.[8].

RSP Architects Planners & Engineers компаниясе (Сингапур) эшләгән план буенча, 2030 елга шәһәрдә 155 мең кеше яшәячәк, 65 меңе — югары квалификацияле белгечләр.[4]

Шәһәрнең проекты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан янында инновацион үзәк булдыру идеясен беренче тапкыр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2010 елда Татарстан Дәүләт Советына еллык юлламасында белдерде. «IT-авыл» исемле проект офис биналары, торак йортлары, спорт, рекреация һәм белем бирү инфраструктурасы булган, 50 мең кешегә исәпләнгән торак пункт төзүне күздә тота. Алар, асылда, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә белгечләр һәм аларның гаилә әгъзалары. «IT-авыл» Көнчыгыш Европада югары технологияләр өлкәсендә иң эре «ИТ-парк» технопаркын төзүнең уңышлы тәҗрибәсен үстерү, потенциаль рәвештә «Сколково» Мәскәү инновацион үзәгенең филиалы - мондый мөмкинлекләр турында Миңнеханов Хөкүмәт рәисе урынбасары Аркадий Дворкович белән очрашуда фикер алыша.

«IT-авыл» өчен Югары Ослан районында 1,4 мең гектар бирелде, һәм 2011 елның августында мастер-планны эшләүгә контрактны Сингапурның элеккеге баш архитекторы Лиу Тай Кер җитәкчелегендәге RSP Architects Planners & Engineers архитектура-планлаштыру бюросы алды. Ноябрьдә булачак шәһәр «Иннополис» исемен алды. Россия законнары һәм шәһәр төзелеше үзенчәлекләрен исәпкә алып, киләчәктә проектлаштыру өчен Сингапур архитекторларына ярдәмгә «Казан Гипронииавиапром» компаниясе җәлеп ителде. [9] [10].

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. ОКТМО
  2. https://web.archive.org/web/20170731141731/http://www.gks.ru/free_doc/doc_2017/bul_dr/mun_obr2017.rar
  3. Закон Республики Татарстан от 13.12.2014 № 115-ЗРТ "О преобразовании посёлка Иннополис Верхнеуслонского района, изменении границ территорий отдельных муниципальных образований и преобразовании Введенско-Слободского сельского поселения Верхнеуслонского муниципального района, а также внесении изменений в Закон Республики Татарстан «Об установлении границ территорий и статусе муниципального образования „Верхнеуслонский муниципальный район“ и муниципальных образований в его составе»
  4. 4,0 4,1 архив күчермәсе, archived from the original on 2020-01-07, retrieved 2019-12-03 
  5. «Тинькофф Банк» инвестирует в IT-проект в Иннополисе 50 миллионов рублей. Издание "Реальное Время" (4 апреля 2017) 2022 елның 31 декабрь көнендә архивланган.
  6. Schneider Electric открывает центр инноваций в Иннополисе. Журнал Computerworld (18 июня 2018)
  7. http://иннополис.рф/sez/rukovodstvo/ 2015 елның 8 апрель көнендә архивланган. Иннополис рәсми сайты
  8. http://www.innopolis.com/city/
  9. http://www.vedomosti.ru/newspaper/articles/2011/08/09/tehnoparki_mnozhatsya
  10. http://www.tatcenter.ru/article/108615/