Шәехзадә Бабич

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шәехзадә Бабич latin yazuında])
(Şäyexzadä Babiç битеннән юнәлтелде)
Шәехзадә Бабич
Туган телдә исем Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич
Туган 14 гыйнвар 1895(1895-01-14)
Әсән, Бөре өязе, Уфа губернасы
Үлгән 28 март 1919(1919-03-28) (24 яшь)
Җылаер
Ватандашлыгы Россия империясе
Әлма-матер «Галия» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь
Ата-ана
  • Мөхәммәтзакир мулла (әти)

 Шәехзадә Бабич Викиҗыентыкта

Шәехзадә Мөхәммәтзакир улы Бабич (1895 елның 14 гыйнвары1919 елның 28 марты) — татар һәм башкорт халыкларының уртак шагыйре.

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Ш. Бабич китабы. Уфа. Китап: (2015)(рус.)
Уфадагы һәйкәле

Шәехзадә Бабич элеккеге Уфа губернасының Бөре өязе (хәзерге Башкортстанның Дүртөйле районы) Әсән авылында дөньяга килә. Әтисе, Мөхәммәтзакир мулла була.

Башлангыч белемне авылның «Мәдрәсәи Максуди» җәдит мәдрәсәсендә, әтисе кул астында ала. Әсәндәге мәдрәсә тирә-як төбәкнең мәдәният, мәгърифәт үзәгенә әверелә. Яңача предметлар укытыла; мөгаллимнәр арасында Уфадан, Казаннан, Екатеринбургтан килгән зыялылар да була.

Мәдрәсәнең театр почмагы да була. 1904-1906 еллларда мәдрәсәдә театр хәрәкәтен җанлангач, Бабич Әсәндәге татар театрының җанына әверелә. «Мәдрәсәи Максуди» шәкертләре Г.Камалның «Беренче театр» пьесасын Дүртөйлегә барып куялар. Бу бистәдә «Икбал» дигән зур көтепханә эшли. Шәехзадә анда еш була, мәдрәсәдә булмаган китапларны шунда табып укый. Спектакль көтепханә залларының берсендә куела. Шәехзадә анда Хәмзә-бай ролен башкара, моның өчен әтисенең киемнәрен алып тора.[1]

1910 елда мәдрәсәне тәмамлап, җәй көннәрендә 15 яшьлек Шәехзадә Бабич Казакъстан далаларына китеп бара, Дүсәнбай дип аталган авылда балалар укыта. Шунда ул казакъ акыннары белән якыннан аралаша, казакъ халык әдәбиятын өйрәнә, үзе дә каләм тибрәтә башлый.

1911 елның көзендә Шәехзадә Уфа шәһәренә килә. Биредә ул данлыклы «Галия» мәдрәсәсенә укырга керә. Мәдрәсәдә шәкертләр чыгарган «Эләктергеч», «Парлакъ» исемле кулъязма журналларда актив языша. 1915 елда, «Галия»дә татар әдәбиятын Галимҗан Ибраһимов укыта башлагач, Бабич әдәбият тарихын ныклап өйрәнә. «Шура» журналына яза башлый, Уфа сәхнәсендә чыгышлары, үткен сатирик шигырьләре белән халык мәхәббәтен яулый. Уфага спектакльләр алып килгән Габдулла Кариев труппасы составында артист булып та катнаша.

1916 елда, «Галия» мәдрәсәсен 6 ел урынына 5 ел эчендә тәмамлагач, Бабич Троицк шәһәренә Габдрахман Рахманкулов дигән мулла мәдрәсәсенә укытырга бара һәм бер ел укыта. Февраль революциясен ул шунда каршылый.

1917 елның җәен Бабич Уфа шәһәрендә үткәрә, аннары «Кармак» журналының чакыруы буенча Ырынбурга күчеп, журналның җаваплы сәркатибе булып эшли. Нәкъ шул вакытларда Ырынбурда төзелгән «Башкорт мәркәз шурасы»ның милли азатлык, милли автономия турындагы ялган фразаларына алданып, Шәехзадә Бабич Октябрь инкыйлабы һәм ватандашлар сугышы чорында башкорт милләтчелегенә бирелә, Зәки Вәлидинең «Башкорт хөкумәте»нә теләктәшлек күрсәтә, аның белән хезмәттәшлек итә.

1919 ел башында Зәки Вәлиди Хөкүмәте кызыллар ягына чыгарга була. Бу уңайдан Бабич 1919 елның февралендә үзенең «Башкорт халкына көйле хитаб» исемле мәгълүм шигырен — башкорт хәрби частьләренең Совет ягына чыгарга өндәмәсен яза.

Шагыйрьнең гомере бик кыска була. Аңа озак яшәргә һәм иҗат активлыгын җәелдереп җибәрергә насыйп булмый. 20 мартта Темәс авылында Совет Башкортстан автономиясе игълан ителә. Бабич матбугат эшләре буенча Башревком инструкторы итеп билгеләнә. Гәзит чыгару, листовкалар басу, бөтен типография эшчәнлеге аңа йөкләнә. Башревком типографиясен Габделхәй Иркәбаев дигән хезмәттәше белән бергә Темәстән Кызыл Мәчет (Морак) ягына алып барганда, 28 март көнендә аларны Зилаер авылында кызылларның Смоленск полкы урыслары тоталар һәм җыелган кеше алдында, вәхшиләрчә җәзалап үтерәләр.[2]

Иҗат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Беренче шигырьләрен Шәехзадә Бабич казакъ далаларында яза. Матбугатта аның шигырьләре «Шура» һәм «Акмулла» журналлары битләрендә 1913 елда, Бәбәйчуб, Чытырман, Шөпшә псевдонимнары белән чыга башлый. Бабичның иҗаты зур тизлек белән үсә бара, өч-дүрт ел эчендә ул үзен нечкә хисле лирик һәм үткен телле сатирик шагыйрь итеп таныта. Февраль революциясен ул «Яшәсен эшчеләр!», «Хөррият бүләге», «Тәмсил кисәге» кебек революцион рухлы шигырьләре белән алкышлый.

Кыска гына гомере эчендә Шәехзадә Бабич бай һәм үзенчәлекле шигъри мирас калдыра. Аның лирикасы Ватанга, туган табигатькә чиксез мәхәббәт хисе белән сугарылган. Аның шигырьләре камил эшләнгән, алар нәфислеге, ритмик музыкальлеге, тел-сүрәтләү чараларының байлыгы, төрлелеге ягыннан сокландыра. Аның табигый таланты бигрәк тә сатирик әсәрләрендә калку чагыла. 19161917 еллар дәвамында язылган «Газазил», «Кандала», «Китабеннас фи хәккыльхаувас» («Күренекле кешеләр хакындагы китап») кебек күләмле һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын казанган поэмалар татар юмор-сатира жанрының классик үрнәкләре булып саналырга хаклы.

Сталин заманында Бабичка контрреволюционер-милләтче ярлыгы тагыла, аның мирасына тыю салына. Аның иҗаты татар әдәбиятына 1950нче еллар азагында, рәсми реабилитацияләнгәч кенә кайта ала. Сөргеннән кайткан Хәсән Туфан Бабичны үзенең остазы дип атый. Бабич турында: «Тукайдан яңа инкыйлаб шигъриятенә Бабич аша гына килеп булган кебек, яңа әдәбияттан Тукайга да Бабич аша гына кайтып була», дип аның әдәбият тарихындагы лаеклы урынга кайтарырга чакыра. Ләкин идеологик диктатура хадимнәре Бабичка һаман сак белән карый. Бабичның иҗатын Казанда торып Хатыйп Госман, Галимҗан Гыйльманов һәм Уфада Әхнәф Харисов өйрәнәләр, ләкин аларның иҗади эшләренә тыкшыну, комачау итү бара.

Г.Гыйльманов тырышлыгы белән Ш.Бабичның барлык билгеле әсәрләрен – шигырьләрен, поэмаларын, эпиграммаларын, мәкаләләре һәм хатларын үз эченә алган зур кереш мәкалә, гыйльми-тарихи аңлатмалар, текстологик искәрмәләр белән баетылган бертомлык зур җыелмасы 1990 елда дөнья күрә.

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әсәрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Шигырьләр. X. Госман кереш сүзе.— Казан: Таткитап нәшр., 1958.— 155 б.
  • Һайланма әҫәрҙәр. — Өфө, 1958. в русском переводе: Избранная лирика. — Уфа, 1966.
  • Зәңгәр җырлар. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1990 ел, 543 бит.
  • Шәехзадә Бабич шигырьләре
  • Ал да чәч нур халкыңа. Шигырьләр (Кадим Аралбай кереш сүзе белән). Уфа: Китап, 2020 (башк.)[7].

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Бикмухаметов Р. Слова-самоцветы // Дружба народов.— 1959.— № 2.— С. 267—268.
  • Хангильдин В. Бабич белән бергә үткән бер җәйнең истәлекләре // Совет әдәбияты.— 1959.— № 5—6.— 98—105 б.
  • Шамуков Г. Шәехзадә Бабичның сайланма әсәрләре // Совет әдәбияты.— 1960.— № 10.— 146—151 б.
  • Ибраһимов Г. Вакытсыз һәлак булды (Ш. Бабич) // Ибраһимов Г. Әдәбият мәсьәләләре.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1960.— 120—133 б.
  • Әдһәмова С. Безнең Бабич // Совет әдәбияты.— 1965.—№ 1.— 111—115 б.
  • Бөдәйли М. Ул тормыш сөя иде // Совет әдәбияты.— 1965.— № 1.— 116—121 б.
  • Исәнбәт Н. Шәехзадә Бабич (истәлекләр) // Казан утлары.— 1967.— № 6.— 127—134 б.
  • Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. — Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986.
  • Гыйльманов Г. Кояшлы шигърият // Бабич Ш. Зәңгәр җырлар.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.— 7—14 б.
  • Гыйльманов Г.. Әрнүле hәм бөек сер 2019 елның 21 декабрь көнендә архивланган.. "Мәйдан", 2005, гыйнвар.
  • Гыйльманов Г. Кем ул Шәехзадә Бабич? / Ялкын журналы., 2015.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]