Шаһимәрдән Мөхәррәмов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Шаһимәрдән Мөхәррәмов latin yazuında])
(Şahimärdän Möxärrämov битеннән юнәлтелде)
Шаһимәрдән Мөхәррәмов
Туган 1893(1893)
Түбән Новгород өлкәсе, Спас районы, Татар Моклокасы
Үлгән 26 декабрь 1937(1937-12-26)
Милләт татар
Һөнәре укытучы

Мөхаррәмов Шаһимәрдән Мөхаррәм улыСпас районы Татар Моклокасы авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган.

Авыл башлангыч мәктәбен, Казанда мәдрәсә тәмамлаган. 1914 елны Беренче бөтендөнья сугышында катнаша. Пленга эләгә, 1915–20 елларны Германиядә лагерьдә була, немец шәхси хуҗалыгында эшли. 1920–24 елларны туган авылында эшли. 1924–29 елларны – Татар Моклокасы башлангыч мәктәбендә укытучы, мөдир. 1930–37 елларны – Татар Моклокасы тулы булмаган урта мәктәбе директоры. 1927 елдан ВКП(б) әгъзасы.

1937 елның 20 августында кулга алына, 26 декабрьдә халык дошманы дип атыла.

1958 елны аклана.

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]