Швеция

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Швеция latin yazuında])
(Şvetsiä битеннән юнәлтелде)
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Шевитсә
Flag of Sweden.svg
Байрак
Great coat of arms of Sweden.svg
Илтамга
Башкала Стокһолм
Халык саны 10 343 403 (31 март 2020, Швециядә халыкны теркәү) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 700-е годы Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC+01:00
Рәсми тел шевит теле
География
Мәйдан 528,861.06 квадрат километр
Координатлар 61°N 15°E Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Карл XVI Густав
Башлык исеме Швециянең баш министры
Хөкүмәт башлыгы Стефан Лөвен
Икътисад
ТЭП 538 040 миллион АКШ доллары (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге Шевитсә кронасы
Инфеләсә 1.7% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 8% (2014)[1]
Туу күрсәткече 1.89 (2014)[2]
КПҮИ 0.907 (2014)[3]
Яшәү озынлыгы 82.20488 ел (2015, 2016)[4]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 112
  • Электр аергычы төре Europlug,[5] Schuko[5]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[6]
    Челтәр көчәнеше 230 вольт[5]
    Телефон коды +46
    ISO 3166-1 коды SE
    ХОК коды SWE
    Интернет домены .se


    Шве́ция Патшалыгы́ швед. Konungariket Sverige )  (тат. Эсвәҗ[11]) — Аурупаның төнъягында, Скандинавия ярымутравында урнашкан дәүләт.

    Аурупа берлегенә керә.

    Кулланышта йөргән акчалары евро түгел, ә бәлки крона. Крона – Европа илләре арасында Швециягә үз мөстәкыйльлеген сакларга булыша. Җан башына тулай эчке продукция җитештерү 38 920 АКШ долларына тиңләшә. Шведлар хезмәт хакларының 65 проценты күләмендә салым түли. Сәламәтлек өчен тулай милли продукциянең – 9,4 проценты, мәгариф системасына 7,7 процент тотыла. Ирләр биредә уртача 78,6 яшькә чаклы, ә хатын-кызлар 83 яшькә чаклы гомер кичерәләр.[12]

    География[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Төньяк Аурупаның Атлантика буе өлешендә, уртача кушагының төньягында урнашкан. Төньяк һәм көнбатыш өлешләре таулы (Скандинавия таулары, иң биек ноктасы 2123 м). Швеция төньягында Норланд яссытаулыгы (биеклеге 200–800 м), көньякта Смоланд калкулыгы бар. Калган өлеше түбәнлек һәм күлләрдән гыйбарәт.

    Файдалы казылмалардан тимер, бакыр, кургашын, тутыя, уран мәгъдәннәре, алтын, көмеш, марганис, вольфрам чыганаклары бар. Климаты уртача, Гольфстрим җылы агымының тәэсире зур. Төньякда климат суык. Гыйнварның уртача температурасы көньякта 0—5°, төньякта -6°...-14°, июльнеке тиешенчә +15...+17° һәм +10...+11°. Еллык явым тауларда 1500–2000 мм, тигезлекләрдә 700–800 мм.

    Елгалар кыска һәм бусагалы. Швеция территориясенең 9%ын күлләр алып тора. Эре күлләр: Вәнерн, Вәттерн, Елмарен, Мәларен. Территориясенең 57%ы урман, нигездә, ылыслы, катнаш урманнар, төньякта тундра үсемлекләре үсә.

    Туфраклары көлсу, кәсле-көлсу, соры урман, тау көлсу, тау тундра һәм сазлык.

    Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Next.svg Төп мәкалә: Швеция тарихы

    Скандинавия ярымутравы территориясендәге бозлар эрегәннән соң, аңа Аурупадан халыклар әкренләп күчеп килә башлаган.

    Административ бүленеш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    ISO-код Илтамга Лән (Län) Үзәк Мәйдан (км2) Халык саны (2013)
    AB Stockholms läns vapen.svg Стокһолм ләне Стокһолм 6,519.3 2,163,042
    AC Västerbottens läns vapen.svg Вәстерботтен ләне Умео 55,186.2 261,112
    BD Norrbottens läns vapen.svg Норботтен ләне Лулео 98,244.8 249,436
    C Upplands vapen.svg Уппсала ләне Уппсала 8,207.2 345,481
    D Södermanlands vapen.svg Сөдерманланд ләне Нүчөпиң 6,102.3 277,569
    E Östergötland vapen .svg Өстергөтланд ләне Линчөпиң 10,602.0 437,848
    F Jönköpings vapen.svg Йөнчөпиң ләне Йөнчөпиң 10,495.1 341,235
    G Kronobergs läns vapen.svg Кроноберг ләне Вәкшө 8,466.0 187,156
    H Kalmars läns vapen.svg Калмар ләне Калмар 11,217.8 233,874
    I Gotlands vapen.svg Готланд ләне Висбү 3,151.4 57,161
    K Blekinges vapen.svg Блекинге ләне Карлскрона 2,946.4 152,757
    M Skånes läns vapen.svg Сконе ләне Малмө 11,034.5 1,274,069
    N Hallands vapen.svg Һалланд ләне Һалмастд 5,460.7 306,840
    O Västra Götalands läns vapen.svg Вәстра-Гөталанд ләне Гөтеборг 23,948.8 1,615,084
    S Värmlands vapen.svg Вәрмланд ләне Карлстад 17,591.0 273,815
    T Örebros läns vapen.svg Өребро ләне Өребро 8,545.6 285,395
    U Västmanlands vapen.svg Вәстманланд ләне Вәстерос 5,145.8 259,054
    W Dalarnas vapen.svg Даларна ләне Фалун 28,188.8 277,349
    X Gävleborgs län vapen.svg Гәвлеборг ләне Гәвле 18,198.9 277,970
    Y Västernorrlands läns vapen.svg Вәстернорланда ләне Һәрнөсанд 21,683.8 242,156
    Z Jämtlands läns vapen.svg Ямтланд ләне Өстерсунд 49,341.2 126,461

    Дәүләт корылышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Швеция — конституцион монархия. Гамәлдәге конституция 1975 елда кабул ителгән. Дәүләт башлыгы — патша. Канун чыгаручы хакимиятне риксдаг (бер пулатлы парламент), башкарма хакимиятне хөкүмәт гамәлгә ашыра.

    Дәүләт һимны (рәсми өлеше)[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Швед телендәге текст Татар теленә тәрҗемә

    Du Gamla Du Fria
    Du gamla, du fria, du fjällhöga nord
    Du tysta, du glädjerika sköna!
    Jag hälsar dig, vänaste land uppå jord,
    Din sol, din himmel, dina ängder gröna,
    Din sol, din himmel, dina ängder gröna.

    Du tronar på minnen från fornstora dar,
    då ärat ditt namn flög över jorden.
    Jag vet att du är och du blir vad du var.
    Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden,
    Ja, jag vill leva jag vill dö i Norden.

    Борынгы азат илем
    Котып түрендә – борынгы үрләрең,
    Тыныч иркенлектә җиһан гүзәле!
    Сәлам, Ватаным, урман-күлләреңә,
    Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә,
    Күгең, кояшың һәм үзәннәреңә.

    Хәтер түрендә – ил булып үскәнең,
    Даның танытып, Җир гизеп үткәнең.
    Изге теләгем: кодрәтле бул, илем!
    Котып түрендә – яшәвем, үлемем,
    Котып түрендә – яшәвем, үлемем.

    Һимнның тарихы

    “Du gamla, du fria” (“Борынгы азат илем”) һимнының текстын халык авыз иҗаты белгече һәм балладалар иҗат итүче Рихард Дүбек (Richard Dybeck, 1811-1877) язган. Ә инде булачак һимнның көен бу әдип XIX гасыр уртасында Вестманланд (Västmanland) провинциясендә киң таралган халык җыры буларак язып алган булган. Һимнның әле хәзер дә заманча яңгыравы аның шул гасыр башында гына барлыкка килүен фаразларга мөмкинлек бирә. 1880-1890 елларда бу җыр бөтен илдә дә һәм торган саен ешрак җырлана. Тора-бара аны Швециянең милли һимны итеп саный башлыйлар. Дәүләт башлыгы булган король катнашындагы чараларда “Du gamla, du fria” белән бергә ”Kungssången” (“Кыйрал җыры”) дип исемләнгән һимн да башкарыла. Ул шулай ук һимнның беренче юлы булган “Ur svenska hjärtans djup en gång” (“Швед йөрәгенең иң-иң түреннән”) исеме белән дә билгеле.

    Дүрт куплетлы Швеция дәүләт һимнының беренче ике куплеты рәсми чараларда башкарыла. Икенче куплеты югарырак тональлектә җырлана.

    Katarina kyrka & Stockholms moské.JPG

    Дин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    Швеция Конституциясендә ватандашларга дин тоту иреге беркетелгән. 2000 елга кадәр лютеранлык дәүләт дине хокукына ия булган. 2016 елда ил халкының 67,2 % ы — христианнар, 27 % ы — дини булмаган кешеләр, 4,6 % ы — мөселманнар, 0,1 % ы — яһүд дине, 0,2 % ы — һинд дине тарафдарлары булган. Башка тикшеренүләр буенча, 85 % ка кадәр шведлар атеистлар булып тора — бу дөньяда атеизмның иң югары дәрәҗәсе[13] .

    Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/SWE.
    4. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; ЮНЕСКО-ның статистика институты.
    5. 5,0 5,1 5,2 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    6. http://chartsbin.com/view/edr.
    7. 2009 елдан
    8. фин, меянкиели, саам, чегән һәм идиш телләре — рәсми азчылыклар телләре
    9. Census.gov (2013). Country Rank. Countries and Areas Ranked by Population: 2013. U.S. Department of Commerce. әлеге чыганактан 2013-05-09 архивланды. 2013-05-09 тикшерелде.
    10. Human Development Report 2013. United Nations (2013). 2013-03-14 тикшерелде.
    11. https://darul-kutub.com/uploads/books/065ef0a9869dc0b1190b9e1ef33250847afbcecc.pdf
    12. Финләндиядә ничек яшиләр? (Швециядә) / Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ. Казан / – № 15 (11181), 2 август, 2008
    13. Atheism: Contemporary Rates and Patterns(ингл.)

    Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]