Абдрахман Кумысников

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдрахман Кумысников latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Абдрахман Кумысников
А.Л.Кумысников.jpg
Туган телдә исем Абдрахман Лотфулла улы Кумысников
Туган 28 ноябрь 1913(1913-11-28)
РИ, Сембер губернасы , Кормыш өязе, Мәдәнә
Үлгән 7 сентябрь 1985(1985-09-07) (71 яшь)
ССРБ, РСФСР, Ленинград
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясеFlag of Russia.svg Русия империясе
РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic (1954–1991).svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Һөнәре балет артисты, педагог
Җефет Нәгыймә Балтачиева
Балалар улы Мурат
Ата-ана
  • Лотфулла (әти)
  • Гайшә (әни)
Бүләк һәм премияләре Кызыл Йолдыз ордены Сугышчан хезмәтләре өчен медале
БАССР атказанган артисты
ТАССР атказанган артисты
ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе
Images.png Тышкы рәсемнәр
Image-silk.png Фоторәсемнәре.

Абдрахман Кумысников, Абдрахман[1] Лотфулла улы Кумысников (1913 елның 28 ноябре, РИ, Сембер губернасы, Кормыш өязе, Мәдәнә1985 елның 7 сентябре, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — балет артисты, балетмейстер, педагог, Башкортстан АССР атказанган артисты (1957), Татарстан АССР атказанган артисты, Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1965).

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1913 елның 28 ноябрендә Сембер губернасы Кормыш өязе (хәзерге Нижгар өлкәсе Кызыл Октябрь районы) Мәдәнә авылында сигез балалы гаиләдә туган. Әтисе Лотфулла, әнисе Гайшә. Туганнары Вәсфи, Сәлимә, Аббәс (Мәхмүт)... Энесе — Халит Кумысников (19262018), театр белгече, педагог, ТАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), профессор (1992). Революциягә кадәр гаилә Петроградта яши. Әтисенең төрле телләрдәге китапларга бай (шул исәптән 82 томлык Брокгауз һәм Эфрон энциклопедиясе) китапханәсе булган, ул мәгърифәтчелек һәм меценатлык белән шөгыльләнгән: Петроград мәчетенә кызыл келәм, Мәскәү мәчетенә күн тышлы зур Коръән китабы бүләк иткән. Октябрь вакыйгаларыннан соң гаиләгә провинциягә (әниләренең туган авылы Мәдәнәгә) күчеп китәргә туры килә[2]. 1926 елда әтисе Мәскәүдә Черкизов районында аулак тыкрыкта агач йорт сатып ала, 1930-елларда күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач, эзәрлекләүдән качып, гаилә башкалага күченә[3].

Абдрахман Лотфулла улы Мәскәү хореография укуханәсен (1995 елдан Мәскәү дәүләт хореография академиясе) (1938, педагог П. А. Гусев), Ленинград хореография укуханәсенең (1991 елдан А. Я. Ваганова исемендәге Рус балеты академиясе) камилләштерү сыйныфын (1939, педагог В. И. Пономарёв) тәмамлаган.

19391940 һәм 19451985 елларда С. М. Киров исемендәге Ленинград опера һәм балет театры (1991 елдан Мария театры(рус.)) солисты.

19401941 елларда Муса Җәлил исемендәге (1956 елдан) Татар академия дәүләт опера һәм балет театры солисты. 1941 елда Казанда опера һәм балет театрында «Шүрәле» балетында (Л. Якобсон куелышында) Гали-батыр партиясен, Сөембикә партиясен хатыны Нәгыймә Балтачиева биергә әзерләнә, ләкин сугыш башлану сәбәпле, спектакль куелмый кала[4].

Бөек Ватан сугышында[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1941 елның сентябрендә Казанның Совет районы хәрби комиссариаты тарафыннан армиягә чакырылып, Бөек Ватан сугышында катнаша. Тула һәм Орел өлкәләре өчен сугышларда элемтәче булып хезмәт итә. Армия үзешчән сәнгатен үстерүдә ярдәм итә. Кызыл Йолдыз ордены, «Сугышчан хезмәтләре өчен» медале белән бүләкләнә[5].

Сугыштан соң[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1949 елда Ленинград консерваториясенең педагог-хореографлар бүлеген тәмамлаган (педагог А. Я. Ваганова). Укуын тәмамлагач, Ленинград хореография укуханәсендә классик бию дәресләре алып бара, шул исәптән Уфадан укуханәгә килгән малайларны 9 ел буе төп махсус предмет – классик бию буенча укыткан (кызларны хатыны Нәгыймә Балтачиева (19151984) укыткан)[6][7]. Шәкертләре арасында Уфадан килгән (соңрак БАССР атказанган артистлары) Алик Бикчурин, Илдус Хәбиров (19352007), А. А. Павловский, Якутскидан килгән Дж. И. Марковский, РСФСР атказанган артисты булачак К. Е. Заклинский һ. б. А. Л. Кумысников — 1955 елда Рудольф Нуриевны, бию мөмкинчелеген тикшереп, Ленинград хореография укуханәсендә укырга тәкъдим итүче, укырга кергәч, һәрвакыт ярдәм итүче[8].

Ленинградның Киров, Кече (2001 елдан Михаил театры) театрларында камилләштерү классларында укыта. Төрле елларда А. Л. Кумысников Нидерланд балетының солистлар классында, Варшава балет мәктәбендә, Берлин, Будапешт, Белград театрларында һәм хореография укуханәләрендә укыта. Софиядә балет укуханәсе сәхнәсендә «Шопениана» һәм «Щелкунчик» балетларын куя.

Төп партияләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Спартак», «Лауренсия», «Париж янгыны», «Аккош күле», «Дон Кихот», «Конек-Горбунок» балетларында характерлы биюләрне, шулай ук операларда биюләр башкаручы.

Чегән биюе («Дон Кихот»), Кавалер («Йокыга талган гүзәл»), мазурка («Аккош күле»), Центурион һәм этрусклар биюе («Спартак»), фламенко («Лауренсия»), рапсодия, мазурка («Конек-Горбунок»), испан биюе һ. б.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998, с. 703.
  2. Р. Ф. Ибрагимов. Нижегородские татары. Биографический словарь. 2008(рус.)

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1998 ел, 141нче бит
  2. «Моё призвание – дарить людям праздник!». «Стерлитамакский рабочий», 25.03.2017(рус.)
  3. Х. Л. Кумысников. Жизнь в наследство. «Казань», 2001, №2
  4. Миләүшә Галиуллина. «Шүрәле»гә – 70 ел. «Мәдәни җомга», 7.03.2015
  5. Кумысников Абдрахман Летфуллович. pamyat-naroda.ru(рус.)
  6. Балтачеева Найма Валеевна. Энциклопедия «Башкортостан»(рус.)
  7. Первые педагоги, корифеи школы. Сайт Башкирского хореографического колледжа им. Р. Нуреева(рус.)
  8. М. Магдеев, Р. Ишмуратов. Биография (Рудольфа Нуриева). mynureyev.narod.ru(рус.)