Абдрахман кантон

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдрахман кантон latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
«Абдрахман кантон»
Җыр
Язылган XIX гасыр
Көйязар(лар) халык көе
Сүзләр авторы халык сүзләре
Тел башкорт теле
Башкаручы Габдулла Солтанов

«Абдрахман», «Абдрахман кантон» — киң билгеле башкорт халык җыры (озын көй).

«Абдрахман» җырының беренче вариантларын С. Г. Рыбаков Ырынбур губернасының Орски өязендә (Күсәй авылы янындагы Рәмиевләрнең Солтан приискысында, Күлтабан янындагы җәйләүдә, Юлык авылында) язып алган. Җыр (вариантлары белән) С. Г. Рыбаковның «Урал мөселманнарының көнкүреш тасвирламасы белән музыкасы һәм җырлары» китабында басыла.

Җырның вариантларын шулай ук Вәлиев Мәсәлим Мөшәрәп улы, Галин Салават Әхмәди улы, Л . Н. Лебединский һ. б. галимнәр язып алган.

«Абдрахман» җыры моңлы-эпик эчтәлекле, анда мәкерлек һәм хыянәт темасы чагыла. Җыр 6 нчы башкорт кантоны башлыгы Абдрахман Биктимеровка (1820-1826) багышлана. Ул халык арасында ихтирам казана, әмма ялган әләк нәтиҗәсендә җинаятьтә нахакка гаепләнә. Җырның көе акрын, зарлы.

С. Г. Рыбаковның «Музыка и песни уральских мусульман с очеркым их быта» китабы тышлыгы

Җырны башкаручылар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Абдрахман» җырын иң оста башкаручылар дип Сөләймәнов Гата Зөлкафил улы, Р. Ф. Янбәков санала. Җырны күрнекле композиторлар Мортазин Рәүф Әхмәт улы (скрипка белән оркестр өчен) , М. З. Бәширов (a cappella хоры өчен), Сабитов Нариман Гыйләҗетдин улы (хор өчен) эшкәрткән.

Көйне куллану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Җырның көе Николай Пейконың «Айсылу» операсында, «Гөлнәзирә» балетында кулланыла.

Абдрахман кантон сүзләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Башкортча Татарча Урысча
Унар ғына һумлыҡ, ай, ун аҡыҡ,
Егет, һалдыр эйәр ҡашыңа.
Атам дуҫы тиеп ышанма, егет,
Атаң дуҫы етер башыңа.
Унар ғына һумлыҡ ун аҡыҡлы
Эйәрең булыр, егет, ат булһа.
Яҡын күргән дуҫтан яманлы юҡ,
Ауыр саҡта һиңә ят булһа.
Унар ғына һумлыҡ, ай, ун аҡыҡ
Кәрәге юҡ эйәр ҡашыңа.
Атам дуҫы тиеп ышандың, егет,
Шул дуҫ етте һинең башыңа.
Унар гына сумлык, ай, ун ахак,
Егет, салдыр ияр кашыңа.
Атам дусты диеп ышанма, егет,
Атаң дусты җитәр башыңа.
Унар гына сумлык ун ахаклы
Иярең булыр, егет, ат булса.
Якын күргән дустан (да) яманы юк,
Авыр чакта сиңа ят булса.
Унар гына сумлык, ай, ун ахак
Кирәге юк ияр кашыңа.
Атам дусты диеп ышандың, егет,
Шул дус җитте синең башыңа.
На десять рублей, ай, десятью сердоликами,
Джигит, укрась луку твоего седла.
"Друг твоего отца", говоря, не доверяйся, джигит,
"Друг твоего отца" погубит твою голову.
На десять рублей с десятью сердоликами
Седло у тебя будет, джигит, если конь есть.
Чем считавшийся близким друг, нет (никого) хуже,
Если в трудное время (он) тебе чужим окажется.
На десять рублей, ай, десять сердоликов,
Не нужны луке седла твоего.
"Друг твоего отца", говоря, доверился ты, джигит,
Этот друг погубил твою голову.

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Башкирская энциклопедия. Уфа. 1996. 618 б.
  2. Лебединский Л. Н. Башкирские народные песни и наигрыши. М., 1965.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]