Эчтәлеккә күчү

Абдуллах Бегиев

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдуллах Бегиев latin yazuında])
Абдуллах Бегиев

Тугач бирелгән исеме: (карач.-балк. Бегийланы Мустафа джашы Абдуллах
Псевдонимнар: Абдуллах Бегий уулу
Туу датасы: 19 октябрь 1950(1950-10-19) (75 яшь)
Туу урыны: СССР, Кыргызстан ССР, Чуй өлкәсе, Беренче Май районы
Ватандашлык: ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: шагыйрь, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1970—х.в.
Юнәлеш: шигърият, тәрҗемә, публицистика
Жанр: шигырь
Иҗат итү теле: балкар теле
Бүләкләр: ТР атказанган мәдәният хезмәткәре (2004)

Абдуллах Бегиев, Абдуллах Мостафа улы Бегиев (карач.-балк. Бегийланы Мустафа джашы Абдуллах, рус. Абдуллах Мустафаевич Бегиев; 1950 елның 19 октябре; СССР, Кыргызстан ССР, Фрунзе өлкәсе, Беренче Май районы) ― күренекле карачай-балкар шагыйре, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче, публицист, фольклор һәм әдәбият тарихчысы. СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2004)[1].

1950 елның 19 октябрендә[2] Кыргызстан ССР Фрунзе (1990 елдан Чуй) өлкәсе Беренче Май районында Кыргызстанга сөрелгән балкар гаиләсендә туган[3]. 1956 елның 28 апрелендә кабул ителгән СССР Югары Советы Президиумы Указына нигезләнеп[4], 1957 елда гаиләсе белән Кабарда-Балкар АССРга әйләнеп кайткан.

Урта мәктәпне туган ягында, КБ АССРның Совет (1994 елдан Черек[d]) районы Югары Жемтала[d] авылында тәмамлаган[1].

1974 елда Кабарда-Балкар дәүләт университетының тарих-филология факультетын тәмамлагач, башта ― радиода, 1983 елга кадәр Кабарда-Балкар телевидениесендә баш мөхәррир булып эшләгән[1].

1983―1985 елларда Мәскәүдә А. М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда белем алган[1].

Мәскәүдән кайткач, КБ АССР Язучылар берлегенең әдәби консультанты, 1991 елдан «Меңге Тау» («Эльбрус», карачай-балкар телендә) әдәбият-сәнгать журналының мөхәррире һәм баш мөхәррире булып эшләгән, Кабарда-Балкария Язучылар берлегенең рәистәше итеп сайланган[1].

2015 елдан балкар телендәге «Нюр» балалар әдәбият-сәнгать журналы мөхәррире булып эшләгән, хәзер редколлегия әгъзасы[5].

Актив иҗатка керешү еллары 1970-еллар ахырына туры килгән. Шул вакыттан башлап, шигырьләр, әкиятләр, әдәби тәрҗемәләр, мәкаләләр тупланган 20 дән артык китабы дөнья күргән[6].

Актив рәвештә тәрҗемә белән шөгыльләнә: каләмдәшләренең әсәрләрен чит телләргә тәрҗемә итә һәм чит телләрдән балкар теленә күчерә. Көнчыгышның бөек шагыйрьләре (Юныс Әмрә[d], Әхмәд Ясәви, Гомәр Хәйям, Җәми һ. б.), урта гасырлар татар шагыйре Кол ГалиКыйссаи Йосыф») һ. б. әсәрләрен карачай-балкар теленә тәрҗемә иткән.

Ул шулай ук бөек балкар шагыйре Кязим Мечиев[d][7], күренекле карачай шагыйре Исмаил Семенов[d] мирасына бәйле хезмәтләре, карачай-балкар халкын депортацияләү елларында (1943―1957 еллар) иҗат иткән исемсез шагыйрьләрнең шигырьләрен туплавы белән дә билгеле.

Мәскәүдә М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларында укыганда ук татар эпосы ― «Идегәй» дастанын балкар теленә күчереп, Нальчикта аерым китап итеп бастырып чыгарган (2025 елда әлеге китабы янәдән дөнья күргән)[8]. «Аның кайбер бүлекләре Туктамыш һәм Аксак Тимер һөҗүме вакытында Кавказдагы вакыйгаларны бәян итә һәм Балкар халкы тарихының билгесез битләрен, этносларыбызның демографик уртаклыгын ача» (А. Бегиев)[9]

2025 елда кайбер шигырьләре «Казан утлары» журналында (август санында) татар телендә басылган (тәрҗемәче Сания Әхмәтҗанова).

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  • 2001 ― «Архыз – 2001» Бөтенроссия автор җыры фестиваленең I дәрәҗә дипломы
  • 2004 ― Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре«Идегәй» дастанын балкар теленә тәрҗемә иткән өчен[9]
  • 2004 ― «Иң яхшы балалар язучысы» республика конкурсы лауреаты
  • 2010 – Ислам Кырымшамхалов медале (КЧР) ― «үрнәк дәрәҗәдәге шигъри осталыгы өчен»
  • 2012 ― Төрки дөнья шагыйрьләре конкурсы (Бишкәк) җиңүчесе