Абдуллаһ Гүл
Абдуллаһ Гүл | |
---|---|
Туган телдә исем | төр. Abdullah Gül |
Туган | 29 октябрь 1946[1][2][3] (78 яшь) Кайсери, Төркия |
Ватандашлыгы | Төркия |
Әлма-матер | Kayseri Lyceum[d], Экономический факультет Стамбульского университета[d], Эксетер университеты[d], Лондон университеты[d], University of Exeter Business School[d] һәм Истанбул университеты |
Һөнәре | сәясәтче, дипломат, икътисадчы |
Эш бирүче | университета Сакарья[d] |
Сәяси фирка | Гаделлек һәм тәрәкъкыять фиркасе[4] |
Җефет | Хайрюнниса Гюль[d] |
Гыйльми дәрәҗә: | икътисад фәннәре докторы[d] |
Абдуллаһ Гүл (төр. Abdullah Gül [abduɫˈɫah ˈɟyl]; 1950 елның 29 октябре, Кайсери, Төркия) — Төркиянең дәүләт һәм сәяси эшлеклесе, Төркия президенты (2007—2014).
Төркия премьер-министры (2002—2003), Премьер-министрның беренче урынбасары (2003—2007) һәм чит ил эшләре министры (2003—2007).
Тормыш юлы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Абдуллаһ Гүл Төркиянең Кайсери шәһәрендә инженер гаиләсендә туа. Гаилә консерватив карашлары белән аерылып торган һәм Гүл дә традицион рухта тәрбияләнгән.
Истанбул университетында икътисадны өйрәнгән, шулай ук Лондонда һәм Эксетерда стажировка үткән. 1983—1991 елларда Ислам үсеш банкында эшли. 1991 елдан халыкара менеджмент укытучысы, исламистик «Иминлек партиясе»ннән («Refah Partisi») Төркия парламенты әгъзасы. 1991—1995 елларда бюджет һәм планлаштыру буенча парламент комитеты әгъзасы. 1995 елда яңадан депутат итеп сайлана, 2001 елга кадәр халыкара сәясәт комитеты әгъзасы була. 1996—1997 елларда — дәүләт министры, хөкүмәтнең матбугат сәркатибе. «Иминлек партиясе» 1999 елда тыелганнан соң, Гүл парламентка «Яхшылык партиясе»ннән («Fazilet Partisi») сайланган.
2002—2003 елларда премьер-министр вазыйфасында эшләгән. Аны сайлау максаты — Рәҗәп Таййип Әрдоганны Премьер-министр итеп билгеләргә мөмкинлек бирүче законга төзәтмәләр кертү. Төзәтмәләр кабул ителгәннән соң Әрдоган яңа премьер-министр, ә Гүл — аның урынбасары һәм чит ил эшләре министры була. Бу чорда Гүл «югалган триллион турындагы эшләр» фигуранты булган, әмма кагылгысызлык аңа гаепләрдән качарга мөмкинлек бирә.
Президентлык
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Май аенда премьер-министр Рәҗәп Әрдоган Абдулла Гүлне 2007 елда президент сайлауларында хакимлек итүче фиркадән төп кандидат дип игълан итә. Бу оппозицион фиркаләрнең протестларын уята, аларны «исламчы» репутациясенә ия булган Гүл кандидатурасы канәгатьләндермәгән. Оппозицион фиркаләр, кворум булмаганлыктан сайлаулар гамәлдән чыккан дип танылсын өчен президент кандидатурасы буенча тавыш бирүне бойкотлаштыру турында карар кабул итәләр. Шәһәрләрдә Гүлнең президентлыкка тәкъдим ителүенә каршы һәм Төркиянең дөньяви корылышын яклауга протест маршлары узган. Генераль штаб башлыгы Яшар Бююканыт протест белдерүчеләрне хуплаган һәм дөньяви төзелеш куркыныч астында булса, армия катнашырга әзер, дип белдерә. Абдуллаһ Гүл басым астында үз кандидатурасын кире кага.
Июль аенда Төркиядә парламент сайлаулары уза, анда Әрдоган җитәкчелегендәге Гаделлек һәм үсеш фиркасе җиңә. Яңа оешкан парламент президент кандидатурасы буенча тавыш бирү уздырган. 28 августта кабат тавыш бирүдә Гүл президент итеп сайлана һәм шул ук көнне үз вазыйфасына керешә.
2014 елның 28 августында, 2014 елның 10 августындагы сайлауларда җиңгән премьер-министр Рәҗәп Таййип Әрдоганга вәкаләтләрен тапшырып, ил Президенты вазыйфасыннан китә.
Шәхси тормыш
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1980 елда Хәйрөнисә Озүрткә өйләнә[5]. Гүлнең ике улы бар, Әхмәд Мөнир һәм Мәхмәд Эмре һәм бер кызы, Күбрә.
Истанбулның «Бешикташ» футбол клубы җанатары[6].
Бүләкләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Ил | Дата | Бүләк | |
---|---|---|---|
Согуд Гарәбстаны | 2007 елның 9 ноябре | Габдел-Газиз короле ордены чылбыры кавалеры | |
2008 елның 14 мае | Бани орденының зур хачының мактаулы рыцаре | ||
Казакъстан | 2008 елның 4 июле | «Астанага 10 ел» медале | |
Португалия | 2009 елның 12 мае | Инфант дон Энрике орденының Зур чылбыры кавалеры | |
Катар | 2009 елның 17 августы | Бәйсезлек ордены чылбыры кавалеры | |
Италия | 2009 елның 30 октябре | «Италия Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орденының тасма белән бизәлгән Зур тәре кавалеры | |
Кувейт | 2009 елның 21 декабре | Бөек Мөбарәк ордены чылбыры кавалеры | |
Камерун | 2010 елның 6 марты | Гайрәтлелек орденының Зур тәресе кавалеры | |
Пакистан | 2010 елның 31 марты | 1 класслы Пакистан ордены кавалеры | |
Маҗарстан | 2011 елның 15 ноябре | Хезмәт ордены чылбырында Зур тәре кавалеры | |
Нидерландлар | 2012 елның 16 апреле | Нидерланд арысланының Зур тәресе ордены кавалеры | |
Казакъстан | 2012 елның 11 октябре | Алтын бөркет ордены кавалеры | |
Швеция | 2013 елның 11 марты | Серафимов ордены рыцаре | |
Гөрҗистан | 2013 елның 19 апреле | Изге Георгий исемендәге Җиңү ордены кавалеры | |
Төрекмәнстан | 2013 елның 29 мае[7] | «Президент Йолдызы» ордены кавалеры | |
Норвегия | 2013 елның 5 ноябре | Изге Олаф орденының Зур тәресе кавалеры | |
Әзербайҗан | 2013 елның 12 ноябре[8] | Һейдәр Әлиев ордены кавалеры | |
Люксембург | 2013 елның 18 ноябре | Нассау Алтын арыслан ордены рыцаре | |
Төрекмәнстан | 2014 елның 3 июне[9][10] | Махтумкули исемендәге Халыкара премия лауреаты | |
Төньяк Кипр | 2014 елның 19 июле | Төньяк Кипрның Җөмһүрияте ордены кавалеры | |
Кыргызстан | 2014 елның 8 сентябре | «Данакер» ордены кавалеры | |
Казакъстан | 2017 елның 23 июне[11] | «Казакъстан Республикасының бәйсезлегенә 25 ел» медале |
Мактаулы исемнәр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Төркмән дәүләт икътисад һәм идарә институтының Мактаулы профессоры (2013)[12].
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Encyclopædia Britannica
- ↑ Брокгауз энциклопедиясе
- ↑ Munzinger Personen
- ↑ https://www.workwithdata.com/person/abdullah-gul-1950
- ↑ Bir evlilik yıldönümü / Yazarlar / Milliyet Gazete
- ↑ Köşk’e üçüncü beşiktaşlı 2007 елның 27 сентябрь көнендә архивланган., Haber3, April 24, 2007. (төр.)
- ↑ Президент Турецкой Республики удостоен высшей государственной награды Туркменистана(үле сылтама)
- ↑ Abdullah Gülün «Heydər Əliyev» ordeni ilə təltif edilməsi haqqında Azərbaycan Respublikası Prezidentinin Sərəncamı(азәр.)
- ↑ Türkmenistan ile İlişkilerimizi, ‘Bir Millet, İki Devlet’ Şiarından Hareketle Her Alanda Güçlendiriyoruz(үле сылтама)
- ↑ В Анкаре состоялись туркмено-турецкие переговоры на высшем уровне, archived from the original on 2015-07-16, retrieved 2021-07-22
- ↑ Встреча с экс-Президентом Турции Абдуллой Гюлем, archived from the original on 2017-06-29, retrieved 2021-07-22
- ↑ Cumhurbaşkanı Gül’e, Türkmenistan İktisat ve Kamu Yönetimi Devlet Enstitüsünde Fahri Profesörlük Unvanı Verildi, archived from the original on 2015-05-05, retrieved 2021-07-22
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Рәсми сайт
- Turkish Ministry of Foreign Affairs
- Политическая карьера Абдуллаха Гюля 2016 елның 6 март көнендә архивланган.
- Живой журнал о нео — Османизме