Абдулла Али

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдулла Али latin yazuında])
Абдулла Али
Туган телдә исем Абдулла Алеев, фин. Abdullah Alejeff
Туган 9 декабрь 1925(1925-12-09)
Хельсинки, Финляндия
Үлгән 23 март 2011(2011-03-23) (85 яшь)
Хельсинки, Финляндия
Милләт татар
Ватандашлыгы Финляндия Финляндия
Һөнәре җәмәгать эшлеклесе
Җефет Өлкән Байбулат
Ата-ана
  • Габделкаюм (әти)
Бүләк һәм премияләре «Имән яфрагы», беренче дәрәҗә «фин арысланы» орденнары

Габдулла Габделкаюм улы Гали (фин. Abdullah Ali / Alejeff, Алеев; 9 декабрь 1925, Хельсинки - 23 марта 2011, Хельсинки) — фин татарлары җәмәгать эшлеклесе, Финляндия татар җәмгыятенә караучы Ислам конгрегациясе идарәсе әгъзасы.[1][2][3]

1925 елда Финляндиянең башкаласы Хельсинки шәһәрендә эшмәкәр фин татарлары гаиләсендә туа. 1947 елда Лондон шәһәрендә укып эконимст белгечлеген ала. 1949 елда «Turkis Oy N. Ali» компаниясенә нигез сала һәм 2001 елга кадәр компания идарәчесе булып тора. Соңрак келәмнәр импорты белән шөгыльләнүче «Oy Mattokomppania Ab» компаниясен нигезли.[1]

Ислам җәмгыятен 1982-1988 елларда җитәкли, 1995 елдан ислам җәмгыятенең рәисе булып тора. 1950 еллардан ислам җәмгыятенең мөлкәте өчен җавплы кеше булып торган. 1960 елда аның җитәкчелегендә Ислам төзелеш йорты корыла.[4] Шулай ук «Йолдыз» футбол клубы рәисе булып торган.[1]

1968 һәм 1975 елларда Хаҗ кыла.[1]

1977 елда «Имән яфрагы», беренче дәрәҗә «фин арысланы» орденнары белән бүләкләнә.[1]

Алиның хатыны Өлкән Байбулат, ул 1957 елда өйләнгән.[5]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Harry Halén, Suomen tataarit [The Finnish Tatars.] ln: Suomi-Maa, kansa,kulttuuri. Laura Kolbe & Markku L,öytönen, eds. Helsinki: Suomalaisen Kirjallisuuden Seura, 1999, pp. 327–344.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 1,4 Kuolleet, Toimitusjohtaja Abudullah Ali. Helsingin Sanomat 27.4.2011, s. C 6. Artikkelin verkkoversio(үле сылтама).
  2. Harry Halén, <Lahjan hedelmilt.> Katsaus Suomen volganturlckìlaisen siirtokunnan julkaisuihin. lA survey of the publications of the Volga Turkic community in Finland.l Unholan Aitta ó. Helsinki 1999.
  3. https://ramilbilal.blogspot.com/p/koran.html
  4. Suomen Islnm-seurakuntø 1925-1975. [The Finnish Islam Congregation 1925- 1975.1 [Preface by:] Abdullah Ali & Haider Karatau & Okan Dat¡er. Helsinki 1975.
  5. Baibulat, Muazzez: Tampereen Islamilainen Seurakunta: juuret ja historia. Gummerus Kirjapaino Oy, 2004. ISBN 952-91-6753-9. (Бит номеры 220)