Абдулла Гайнуллин (1921)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдулла Гайнуллин (1921) latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү

“Татарстан Республикасы Идел районының 129 номерлы гомуми урта белем бирү мәктәбе”







“Абдулла,Сагдия Гайнуллиннар” темасына эзләнү-тикшеренү эше






Башкарды: Вафина Ландыш Рим кызы

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Мусина Гөлфия Абдулла кызы







2020 нче ел Эчтәлек I. Кереш өлеш.....................................................................................2 нче бит II. Сугыш беркайчан да булмасын 1.1 Бабаем Гайнуллин Абдулла Зиннәтулла улы- Бөек Ватан сугышы батыры.. .......................................................................................3 нче бит 1.2. Әбием турында сөйлим........................................................4 нче бит III. Йомгаклау……………………………………………..........................5нче бит IV. Кулланылган әдәбият...........................................................6 нчы бит



I. Кереш өлеш.

  	Эшнең актуальлеге.

Бүгенге көннәрдә дә Бөек Ватан сугышының кайтавазы ишетелеп тора сыман. Барлык йортларга да сугыш кайгысы, газабы, ачлыгы кермичә калмаган. Һәрбер йорт саен әтисе, абыйсы, якын туганы я үлеп калган, я гарип кайткан. Минем бабаем да сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Әбием җиңү өчен тылда көнне төнгә ялгап хезмәт куя. Алар турында без белергә тиеш. Шуңа күрә мин бу эшне язарга булдым. Эзләнү – тикшеренү эшенең максаты: Бөек Ватан сугышы елларында халкыбызның фронтта һәм тылда күрсәткән тиңдәшсез батырлыгы үрнәкләре белән яшь буынны таныштыру; буыннар арасындагы бәйләнешне ныгыту, намуслы хезмәт белән көн күргән сугыш һәм тыл ветераннарына, әби-бабайларга карата олы хөрмәт хисе тәрбияләү; гадел, тату, эшчән, игелекле булырга омтылыш уяту; эзләнү-тикшеренү эше аша балаларның Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тагын да тирәнәйтү белән танышу. Эзләнү – тикшеренү эшенең бурычлары: 1. Сугыш ветераннарына, әби-бабаларыбызга карата ихтирам хисе, игътибарлылык, кайгыртучанлык тәрбияләү. 2. Укучыларның иҗади эшчәнлеген, мөстәкыйль фикерләвен үстерү. 3. Эшне оештыру һәм аны башкару сәләтен тәрбияләү. Тикшеренү гипотезы:

 Илебезнең  каһарманнары  турында  алынган   мәгьлүмат , тарихи  истәлекләр буыннан-буынга  тапшырылып, туган  җиребезнең батырлары , тарихы  өйрәнелергә  тиеш.

Тикшеренү эшендә кулланылган алымнар: 1.Мәгьлүмат чаралары белән танышу. Китапханә, электрон ресурс чараларына мөрәҗәгать итү. 2.Әбием сөйләгәннәрне тыңлау һәм бабаем турындагы мәгълүматлар белән танышып чыгу. Көтелгән нәтиҗәләр: 1.Укучылар Бөек Ватан сугышы,аның авыр яралары турында күбрәк белде. 2.Балалар белән өлкәннәр арасында җылы мөнәсәбәтләр барлыкка килде. 3.Укучылар үзләренең нинди рәхәт заманнарда яшәүләрен аңладылар. 4.Туган илне, авылны,аның кешеләрен яратырга һәм саклый белергә кирәклегенә тагын бер кат инандылар.





1 нче бүлек. Сугыш беркайчан да булмасын 1.1 Бабаем Гайнуллин Абдулла Зиннәтулла улы- Бөек Ватан сугышы батыры.

                     Узган гасыр легендар битләрен

Кабат актарсаң да, чал тарих. Дәһшәтле чорларга алып китсен, Батырларны кабат искә алыйк.

Минем сүзем бабаем Гайнуллин Абдулла Зиннәтулла улы хакында. Ул Апас районы Кызыл- тау авылында 1915 нче елнын 25 нче маенда туа. Аның ике сеңлесе һәм ике абыйсы була.1921нче елда бабаема 6 яшь булганда, бик куркыныч ачлык кичерәләр, ничек исән калганнар! Мәктәпне тәмамлау белән, бабаемны армиягә алалар. Армиядән исән-имин әйләнеп кайткач, бабаем белән әбием өйләнешәләр дә Бөек Ватан сугышы башлана. Минем бабам сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Башта бабайдан җылы хатлар килеп тора, менә берара хат-хәбәр туктала. Бабамнар Ленинград тирәсендә барган каты бәрелешләрдә чолганышта калалар. Ленинград блокадасы 900 көн һәм төнгә сузыла. Беркайдан да, бернинди азык-төлек кертелми. Барлык көнлек ризык - 150граммлы сухари булган. 41нче ел кышы бик кырыс була. 40 градуслы салкыннарда балалар белән картлар ачлыктан шешенеп үләләр. Шәһәр халкы үлгән якыннарын чана белән һәр көн туганнар каберлегенә ташый торган булалар. Яшьли ятим калган балалар подьезд стеналарына: ,,Мин үзем генә калдым, барысы да үлделәр,”-дип яза торган булалар. Солдатлар яз көне Нива ярына чыккан үлгән мәчеләрне ашаганнар. Архив мәгълүматлары буенча 97% халык – ачтан, калган 3% ы бомба астында калып үлә.... 1944нче елнын 27 нче гыйнварында совет гаскәрләреннән ярдәм килә. Ленинград чолганышында калганнарны азат итәләр. Бабам РЕЙХСТАГ флагын бәреп төшергәндә, сугышчан дуслары белән Бөек Җиңү көнен Берлинда каршылый. 1945 нче елны фронттан кайтканда, бабаемның күкрәге сугыштагы батырлыклары өчен бүләкләнгән орден-медальләр белән тулы була.Ул “Кызыл йолдыз” ордены, “Ленинградны саклаган өчен”, Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә, Бу хакта архивтагы күп санлы документлар дәлил булып тора. Сугыштан кайткач, бабай җиң сызганып, колхозны аякка бастыру эшенә керәшә. Колхоз житәкчесенең уң кулы була. Сугыштан соң авыр хәлдә калган колхозны аякка бастыруда күп көч куя. Башлыча игенчелек белән шөгыльләнә. Әкрен - әкрен колхоз күтәрелә. Район җитәкчеләре, бабамның колхозны күтәрүдә зур өлеш керткәне өчен, хезмәтен югары бәяли.

Бабам бик  мәзәкчән, жор телле, гармуннарда үзе уйнап бик матур җырлый торган булган. 
Вакыт үтә,блокадниклар да китә...Бабаем78 яшендә 1993нче елның 21нче гыйнварында вафат була.	

1.2. Әбием турында сөйлим Әбием турында искә алмасам, язмам тулы булмас иде. Әбием Апас тирәсендә окоп казуда актив катнашкан. Алар фронтка дип җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп җибәрә торган булганнар. Сугыш бетүен тизләтер өчен, бөтен көчләрен куйганнар. Сугыш еллары гына түгел, сугыштан соңгы еллар да халык өчен авыр ачлык еллары булган. Авылда ашарга азык,кияргә кием булмаган. “Яз көннәрендә басуда черек бәрәңге җыйдык. Эх, тәмле дә була иде шул бәрәңге”- дип сөйли торган була әбием. Көндез фермада эшләп, төнлә чыпта сукканнар. Тәүлегенә 3 сәгать тә йокламаганнар алар. Көчләреннән килгәнчә Җиңү көнен якынайтканнар. Әбием тырыш, булдыклы, кешелекле , авырлыклар алдында каушап калмый торган олы йөрәкле, киң күңелле, сабыр, шул ук вакытта гади һәм тыйнак кеше була. Авыр хезмәт башкарган, рәхәт тормыш турында берәү дә сорамаган. Һәр кеше кулыннан килгән кадәр тырышкан: басу да сукалаган ,үгез һәм ат белән йөкләмә үтәү өчен ашлык төягән. Күп яшүсмерләрне сугыштан соң ФЗӨ, һөнәр мәктәпләренә алып киткәннәр. Бичараларның бик күпләре туган илләренә кайтмаганнар. Бик күп кызлар урман кисүдән, торф чыгарудан, фермада бушка эшләүдән туеп, кемнең кем булуына карамый, читкә алып китәм дисә, шуңа кияүгә чыгып киткәннәр. Чөнки ул вакытта авыл кешесенә паспорт бирелмәгән. “Хәзерге вакытта тормышыбыздан канәгать, бәхетле картлык кичерәбез. Башка сугыш афәте кабатланмасын иде,"-дип әйтә торган булган әбием белән бабаем. Хәзер әбием безнең арада юк. Авыр туфрагы җиңел булсын. Без аны бик сагынабыз.









III. Йомгаклау Вакыт чаба. Бөек Ватан сугышы турында китаплардан укып, кинолардан күреп кенә беләбез. Сугыш турында сөйләргә ветераннарыбыз да бик азайды. Без бәхетле чорда яшибез, якты мәктәпләрдә укыйбыз, белем алабыз, үзебез яраткан эшләр белән шөгыльләнәбез. Ә бу матур тормышны безгә бабаем кебек меңләгән батыр сугышчыларыбыз яулап алды. Алар дошман алдында төз чүкмәгәннәр, кешелек тарихындагы иң каты, иң газаплы сугышта чын фидакарьлек күрсәтеп, җиңеп чыкканнар. Аларны онытырга безнең хакыбыз юк. Бабаем турында сөйләгәннәрне тыңлаганда, мин сугыш китергән фаҗигаләрне үз күзем белән күргәндәй булдым. Һөҗүм вакытында батырларча һәлак булган геройларны кызганып еладым, җимерелгән шәһәр һәм авыллар турында ишетеп сыкрандым, батыр сугышчыларыбыз хөкүмәт бүләкләренә лаек булганда шатландым, фашистларны тар – мар итеп, җиңүгә таба борылгач, алар белән горурландым. Алар намуслылык,тәвәкәллек, көчле ихтыяр көче, гаделлек кебек сыйфатлрга ия булганнар. Сугыш афәтләрен күргәннәргә Аллаһы Тәгаләм сабырлыклар бирсен, ә күрмәгәннәргә беркайчан да күрергә язмасын. Рәхәт тормышта яшәсәк тә, бүгенге көндә дә кайдадыр сугышлар бара. Телевизордан Украина җирендәге җимерелгән шәһәрләрне, вакытсыз үлгән яшь гомерләрне күреп йөрәкләр әрни. Бөтен дөнья ишетерлек итеп кычкырасы килә: “Туктатыгыз сугышны!” Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 75 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шул катламнар астында калмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә без аларны онытмаска, хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әйе, без сугышны әле онытмадык...








Кулланылган әдәбият

1. Әби-бабайларның, туганнарның истәлекләре. 2. Гаилә документлары. 3. Фото- архивлар. 4. Ачык интернет чыганаклар.