Абдулла Йосыпов

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдулла Йосыпов latin yazuında])
Абдулла Фаткулла Улы Йосыпов
Туган телдә исем Абдулла Фаткулла Улы Йосыпов
Туган 15 сентябрь 1899(1899-09-15)
Урал өязе Бурили авылы
Үлгән 24 октябрь 1964(1964-10-24) (65 яшь)
Казан
Ватандашлыгы / ССРБРоссия Федерациясе
Һөнәре драма актеры, режиссер, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.1957 ел .

Абдулла Фаткулла Улы Йосыпов (15 сентябрь 1899-24 октябрь 1899, Урал өязе, Бурили авылы, Россия ФедерациясеКазан)- драма актеры, режиссер, педагог, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.1957 ел

Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1899 елның 15 сентябрьдә Урал өязе Бурили авылында туган.

1958 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан. Лениногорск төзелеш училищесына укырга кергән. Штукатурчы һөнәрен алып, Әлмәт төзелеш-монтаж идарәсендә эшләгән.

1929 елда Казан сәнгать-театр техникумының театр бүлеген тәмамланган.

1919-1923 елларда В.И. Чапаев дивизиясендә Кызыл Армия сафларында хезмәт иткән.

1929 елда актер һәм режиссер итеп Мәскәү татар эшче театрына җибәрелә.

1932 елда Ленинград татар театрының сәнгать җитәкчесе, аннары Әстерхан татар театрының баш режиссеры булган.

1938-1942 елларда Сталинград өлкәсендә Камыш рус драма театры җитәкчесе булып эшләгән.

1942 елдан Бөек Ватан сугышында катнашкан.

1945-1946 елларда Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы драма студиясенең сәнгать җитәкчесе булган.

1948-1963 елларда Татар академия театрының режиссеры.

1963-1966 елларда Әлмәт татар драма театрының баш режиссеры.


Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Театр тарихында тирән эз калдырды. Татар классик драматургиясе традицияләрен һәм заманча пьесаларны яклаган. Абдулла Фаткулла Улы Йосыпов19 спектакль куйды.

Кәмит[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

«Уйланасың, яучы» 1963 ел
«Сынамышлы Өй» 1963 ел
«Габас Галин» 1962 ел
«Агым» 1964 ел
«Ак калфак» 1964 ел
«Яланаяклы кыз» 1964 ел
«Көзге җилләр» 1965 ел
«Учаклар яна» 1965 ел
«Зәңгәр шәл» 1966 ел
«Кадер кичендә» 1966 ел

Бүләкләре, мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1966 - ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе.
  • «Почет Билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • Илялова И. Камал исемендәге Театр. К., 1986;
  • Ул ук. Абдулла Фаткулла улы Йосыпов/ / Татар энциклопедиясе. Т. 6. К., 2014;
  • Әлмәт татар дәүләт театры / / Татар театрлар. К., 1975;
  • Әлмәт татар дәүләт драма театры. Төзүчеләр: Д. Гыймранова, Ә.Таһирова, Ф.Исмәгыйлева, Р. Мөхәммәтҗанова. К., 2014;
  • Рәхимов Җ. Әлмәт татар дәүләт драма театры. 50 чыршы. Әлмәт, 1994