Абдулла Шаиг

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдулла Шаиг latin yazuında])
Абдулла Шаиг
Туган телдә исем әзери. Abdulla Şaiq Talıbzadə
Туган 24 февраль 1881(1881-02-24)[1]
Тбилиси, Кавказ наместниклыгы[d], Россия империясе
Үлгән 24 июль 1959(1959-07-24) (78 яшь)
Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР
Күмү урыны Шәрәфле каберләр аллеясе[d]
Ватандашлыгы Россия империясе
Азәрбайҗан Демократик Җөмһүрияте
 СССР
Һөнәре драматург, укытучы, шагыйрь, тәрҗемәче
Балалар Kamal Talybzadă[d]
Ата-ана
Кардәшләр Юсиф Зия Талибзаде[d]

 Абдулла Шаиг Викиҗыентыкта

Абдулла Шаиг (әзери. Abdulla Şaiq Mustafa oğlu Talıbzadə; Абдулла Мустафа улы Шаиг (Шаик), чын фамилия Талыбзадә; 1881 елның 24 феврале1959 елның 24 июле) — Азәрбайҗан шагыйре, прозаик, драматург, тәрҗемәче һәм педагог, Азәрбайҗан ССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1941).

Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абдулла Шаиг 1881 елның 24 февралендә Тифлиста рухи зат гаиләсендә туа. Башлангыч белемне Тифлис шәһәр мәктәбендә ала. Мәктәптән соң Абдулла Шаиг гаиләсе белән Хорасанга (Иран) күчеп килә. Хорасанда ул белемен дәвам итә. Бу вакыт эчендә Шаиг фарсы һәм гарәп телләрен, көнчыгыш әдәбиятларын өйрәнә. Иранда сигез елга якын яшәп, Абдулла Шаиг Тифлиска әйләнеп кайта һәм бераздан гаиләсе белән Бакыга күчеп килә.

Бакыда Абдулла Шаиг яшәгән йорт (хәзер монда шагыйрьнең фатир-музее)

Бакыга күчкәч, ул үзлегеннән рус телен өйрәнә һәм рус-азәрбайҗан мәктәпләре укытучысы вазыйфасына имтихан тапшыра. Үзенең педагогик эшчәнлеген Шаиг әдәби иҗат белән бергә алып бара. Иҗатының башлангыч чорында Абдулла Шаиг эшче һәм крестьяннарның тормышын чагылдыручы хикәяләр һәм шигырьләр иҗат итә. Аның «Хат барып җитмәде» хикәясе Бакыда Ираннан акча эшләргә килгән һәм хуҗаның нефть коесында һәлак булган Бакы эшчесенең яктылыксыз тормышы турында сөйли.

Шаиг Азәрбайҗанда беренче балалар язучысы буларак та билгеле. Аның шигъри әкиятләре («Тык-тык ханым», «Яхшы дус», «Кабартма» һ. б.), драма әсәрләре («Яхшы яз», «Чабан» һ. б.) Азәрбайҗан укучыларының яраткан әсәрләре булып тора.

Ул 1906 елдан бастырыла башлый. Бу вакытта пьесалар, хикәяләр, шигырьләр һәм поэмалар язылган була. Шагыйрь XX гасырның 20 нче еллары башында мәктәпләрдә укыта, шигырьләр һәм хикәяләр яза, «Илдирим» («Яшен») пьесасын бастыра. Шул ук елларда ул Мирза Фатали Ахундовның «Алданган йолдызлар» исемендәге повесте буенча яңа пьеса язуын тәмамлый. Соңрак Абдулла Шаиг үзенең танылган «Гоч-Полад», «Бабай Тапдыг», «Хезмәт һәм матурлык» поэмаларын иҗат итә.

Аның әсәрләре — кешеләрнең көнкүреше һәм әхлаклары турындагы хикәяләре, «Араз» романы, балалар әкиятләре, «Нушабә» драмасы реаль чорны чагылдыралар. Тифлис мәктәбендә укый башлагач, шагыйның шигърияткә, әдәбиятка кызыксынуы җиде яшендә барлыкка килгән. Ул азәрбайҗан, рус һәм фарсы телләрендәге шигырьләрне истә калдарган. Хәсәнәли хан Карадаги тәрҗемәсендә Иван Крыловның мәсәлләре кертелгән «Вәтән дили» дәреслеге аның беренче дәреслеге булып тора.

1938 елдан башлап, Яшь тамашачы театры сәхнәсендә Абдулла Шаигның «Хәсәй», «Әл-улы» һ.б. пьесалары зур уңыш белән бара. Шул ук елны Абдулла Шаигның китабы дөнья күрә, аңа Крыловның 97 мәсәле тәрҗемәләре кертелә. 1946 елда Азәрбайҗан драма театры сәхнәсендә Абдулла Шаигның «Нушабә» пьесасы куела.

Абдулла Шаигның әсәрләре берничә тапкыр Азәрбайҗанда нәшер ителгән, рус, грузин, үзбәк һәм башка телләргә тәрҗемә ителгән. Ул үзе дә азәрбайҗан теленә Низами Гәнҗәви, Фирдәүси, Саади, Җәлаләтдин Руми, Уильям Шекспир, Джонатан Свифт, Даниель Дефо, Иван Крылов, Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Николай Некрасов, Антон Чехов, Максим Горький һ.б. әсәрләрен күп тәрҗемә иткән.

Абдулла Шаиг 1959 елның 24 июлендә Бакыда 78 яшендә вафат була. 1931 елда оештырылган Азәрбайҗан дәүләт курчак театры 1974 елдан аның исемен йөртә. 1990 елда Бакыда Абдулла Шаигның музей-йорты ачыла. Музей үз вакытында шагыйрь-драматург һәм аның гаиләсе яшәгән бинаның бер фатирында урнашкан.

Бүләкләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  • 1990 елда Бакыда Абдулла Шаигның йорт-музее булдырыла.
  • Абдулла Шаиг исемендәге Азәрбайҗан дәүләт курчак театры.

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]