Абдулла Шаһиев
| Абдулла Шаһиев | |
|---|---|
| Туу датасы | 23 февраль 1907 |
| Туу урыны | Уральски |
| Үлем датасы | 4 май 1993 (86 яшь) |
| Үлем урыны | РФ, БР, Агыйдел (шәһәр) |
| Гаскәр төре | кавалерия |
| Дәрәҗә | |
| Бүләкләр һәм премияләр | |

Абдулла Фәйзрахман улы Шаһиев (23.02.1907, Уральски, Казакъстан — 04.05.1993, Агыйдел, БР) — 16нчы гвардия Чернигов кавалерия полкы пулеметчысы, гвардия сержанты, Советлар Берлеге Каһарманы (1943/1992).
1926 елда Уральскида Зиннәт Фәттаховага өйләнә, аның белән 11 бала үстереп, гомер азагына кадәр гомер кичерә. 1929-31 елларда Таҗикстанда, Куляб шәһәрендә торалар. 1935 елдан 1940 елгача Урал кавалерия полкында хезмәт итә, 1940 елда сержант мәктәбен тәмамлагач, Таҗикстанда кавалерия полкында хезмәт итә.
1943 елның 3 октябрендә Днепрны кичкәндә күрсәткән батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган кыю старшина сугыштан исән-имин әйләнеп кайта. 1944 елда Шадринск хәрби училищесын тәмамлап, өлкән лейтенант званиесен ала.
Сугыштан соң Төрекмәнстанда яши. 1959 елда социалистик милекне урлауда гаепләнеп, хөкем ителә һәм аннан «Алтын Йолдыз»ын алалар. Ветеран кан түгеп алган дәүләт бүләген кире кайтару өчен нык тырышкан, күрәсең: ССРБ таркалып берничә ай узгач, 1992 елның 3 апрелендә аны Герой исеменнән мәхрүм итү турындагы суд карары юкка чыгарыла, хөкем вакытында тартып алынган орден-медальләре кире кайтарыла. Шунысы мөһим: тарихта бүтән мондый очрак теркәлмәгән.
1993 елның 4 маенда Агыйдел шәһәрендә вафат булган. БР Кызыл Кама районы Яңа Кабан авылы зиратында җирләнгән.
Әмма А.Шаһиевнең исеме “Безнең якташлар – Советлар Союзы Геройлары” китабына кертелмәгән.
Хәтер
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Удмуртия Республикасының Сарапул районы үзәге Сигай авылында Герой яшәгән йортта мемориаль такта ачылган.
- 2018 елның 15 декабрендә Агыйдел шәһәрендә Тынычлык ур., 12нче йортта мемориаль такта ачылган[1].
- 2025 елда Агыйдел шәһәренең Тынычлык урамында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлап ясалган «Днепрны кичү» муралында Советлар Союзы Герое Абдулла Шаһиев батырлыгы сурәтләнгән (рәссам Радик Мусин)[2]
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ В память о человеке со сложной судьбой.(үле сылтама) Огни Агидели
- ↑ Инсаф Хужабирганов. В башкирской Агидели создали мурал к 80-летию Победы. Башинформ, 2.10.2025
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Статья «Знатные люди нашей республики. Герой Советского Союза Абдулла Шагиев - Газета «Красная Татария». – 10 апреля 1945 г. (№70)
- Онытылган каһарманнар / Рәис ЗАРИПОВ. Чаллы / – № 45-46 (11759), 10 апрель, 2012 2016 елның 24 июнь көнендә архивланган
- сайт warheroes.ru
- Указ Президиума Верховного Совета СССР «О присвоении звания Героя Советского Союза генералам, офицерскому, сержантскому и рядовому составу Красной Армии» от 15 января 1944 года // Ведомости Верховного Совета Союза Советских Социалистических Республик : газета. — 1944. — 23 января (№ 4 (264)). — С. 1.
- Әлифба буенча шәхесләр
- 23 февраль көнне туганнар
- 1907 елда туганнар
- Уральскида туганнар
- 4 май көнне вафатлар
- 1993 елда вафатлар
- Агыйделдә вафатлар
- ССРБ офицерлары
- Советлар Берлеге Каһарманнары
- Ленин ордены кавалерлары
- II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалерлары
- Сугышчан казанышлар өчен медале белән бүләкләнүчеләр
