Абдулла (Татарстан)

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдулла (Татарстан) latin yazuında])
Абдулла
Ил Русия
Республика Татарстан
Муниципаль район Актаныш районы
Климат dfb — дымлы континенталь
Халык саны 0 кеше
Сәгать кушагы UTC+3
Почта индексы юк
Автомобиль коды 16, 116

АбдуллаТатарстанның Актаныш районындагы юкка чыккан авыл. 1965 елда Иске Сәфәргә кушаллар.

Рәсми кәгазьләрдә Абдуллин, Габдуллин, яки Габдулла авылы дип рәсмиләштерелгән торак урынында яшәгәннәр һәм яшәүчеләр башкорт катлавындагы саналганнар, аларның бабалары Йәнәй (Җәнәй, Җунәй) волосте Богады түбәсе (аймагы) башкортлары исәпләнә.

Авылга нигез салыну вакыты һәм аның кайчаннан бирле яшәп ятуы безгә мәгълүм түгел. Әмма 1913 елда андагы 36 хуҗалыкта ире-хатыны бергә 164 кеше тереклек кылганы билгеле. Һәм бу халык саны буенча без белгән иң югары күрсәткеч тә. 1920телда авылда 140 кеше яшәгән булса, 1922 елда - 88, 1930 елда - 96, ә 1962 елда 80 кешегә калган. 1965 елгы статистик документка авыл инде теркәлмәгән. Торак пункты шуннан бирле яшәп ятса да, юк саналып йөртелә, Иске Сәфәрнең бер урамы итеп хисаплана.
Әлеге авылга 19 гасыр башында Иске Кадермәттән Бәшир хаҗи үзенең якыннары - Нуримәрдәнов, Нуриев нәселе вәкилләре белән нигез сала. (Чыганаклар: Фәнүс Муратов, Йосыф Хуҗин "Актаныш - туган җирем"(Казан 2010), 14 бит)

Климат[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Тәүлек буена һаваның уртача температурасы
Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
-11.2 °C -11.1 °C -5.9 °C 3.8 °C 12.5 °C 17.8 °C 19.9 °C 17.1 °C 11.5 °C 3.8 °C -5.3 °C -10.4 °C 3.5 °C

Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[1]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[2]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]