Эчтәлеккә күчү

Абдул (Куергазы районы)

52°37′42″ т. к. 55°28′26″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абдул (Куергазы районы) latin yazuında])
Абдул
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Якшимбетовский сельсовет[d]
Халык саны 408 (2010)[1],
398 (2002)[2],
448 (2009)[2]
Почта индексы 453352
Карта

АбдулБашкортстанның Куергазы районында, Кече Куергазы елгасы буенда урнашкан татар авылы. Авыл җирләре Ырынбур өлкәсенә терәлә. Якшембәт авыл советына карый. урта мәктәп эшли.

Тарихи мәгълүмат

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абдул авылы бик борынгы бай тарихлы авыл. Авылның олы яшьтәге кешеләре хәтерләвенчә ул 1840 елда барлыкка килә башлаган. Тәү башлап авылны"Баба-Әкә" исеме белән йөрткәннәр, чөнки елга буена беренче булып бер казах гаиләсе килеп утырган. Казахча бабай сүзе әкә булганга күрә татарлар ике телне (казах, татар) бергә кушып Баба-Әкә дип йөрткәннәр. Шул ук исем белән авылны да инешне дә атап йөрткәннәр. Авыл бу исем белән озак йөртелмәгән, чөнки Федоровка районыннан Абдулла исемле гаилә башлыгы белән ишле гаилә килеп утыргач авыл Абдулла исемен йөртә башлаган. Тәүдә авылда 5-6 гаилә генә яшәгән, шуннан авыл җайлап үсә башлаган. Барлык мөселман авылларындагы кебек безнең авылга да мәчет салганнар. Мәчетне Ырымбур шәһәрендә яшәгән Әхмәт (Әхмәт Хөсәенов?) салдырган. Мәчетнең башында ае, манарасы, азан әйтергә менәр өчен эченнән озын баскычы куелган булган. Мәчет янында агачтан салынган мәдрәсә булган. Мәдрәсәдә Шәмсетдин мулла укыткан. Ул Каргалы авылында муллалар әзерли торган мәдрәсәдә укып кайткан, безнең тирәдәге муллалар арасында белем буенча икенче урында йөргән. Беренче мулла Якшембәттән Азнабаев Гариф булган. Революциядән соң авылдагы мәчет бетерелгән, манарасы аударылган һәм мәчет бинасын клубка әйләндергәннәр. Әлеге вакытка кадәр мәчет бинасы авылыбызда клуб хезмәтен үти. Авылдагы өйләрнең күбесе салам башлы булган тик унлап өй генә такта, тимер түбәле булган.[3]

Бу исемлек Wikidata мәгълүматларына нигезләнә һәм периодик рәвештә робот тарафыннан яңартылып тора. Исемлекне кулдан яңарту өчен уң яктагы яңартка басыгыз.
Исемлек өлкәсе эченә кертелгән барлык төзәтмәләр киләсе яңарту белән бетереләчәк!

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны
1903 Әҙеһәмов Фәтхрахман Хажиәхмәт улы сугышчы 1983 Абдул
Автоматик рәвештә яңартылучы исемлек азагы.

Халык саны динамикасы:

2002[4]2009[4]2010[5]
398448408

2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 408 кешенең яшәве мәгълүм.[5]