Эчтәлеккә күчү

Абзак (Белорет районы)

53°49′46″ т. к. 58°35′39″ кч. о.HGЯO
Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абзак (Белорет районы) latin yazuında])
Абзак
Сурәт
Тау сырты Урал таулары
Дәүләт  Россия
Нәрсәнең башкаласы Абзаковский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Абзаковский сельсовет[d][1] һәм Белорет районы
Халык саны 1286 (2002)[2],
1538 (2009)[2],
1331 (2010)[3],
703 (1900)[4],
356 (1920)[4],
625 (1866)[4],
822 (1939)[4],
962 (1959)[4],
1045 (1989)[4],
1816 (2020)[5],
1351 (2021)[6],
1351 (2022)[7],
1660 (2014)[8]
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек 515 метр
Почта индексы 453565
Карта
 Абзак Викиҗыентыкта

Абзак (баш. Абҙаҡ) ― Башкортстанның Белорет районында урнашкан авыл. Абзак авыл җирлегенең административ үзәге. Янәшәдә бер үк исемдәге тау чаңгысы курорты урнашкан.[9][10]

Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгышында, Кече Кызыл кушылдыгы ярында, Белорет шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 20 км, Яңа Абзак тимер юл станциясеннән төньяк-көнбатышка таба 5 км читтәрәк урнашкан. Чиләбе өлкәсенең эре шәһәре Магнитогорскийдан авылга хәтле ― 60 км. Тирә-якта Кырыктытау сыртының Бикәмбәт һәм Һалмаурды таулары бар. Авылның төньяк-көнбатыш ягында Уралтау сырты сузылган.

2002[11]2009[11]2010[12]
128615381331

Авылга якынча 1745 елда нигез салынган. Беренче атамасы — Төбәк. Абзак атамасы волость старшинасы, тархан улы Абзак Баемов исеменнән алынган. 1795 елда Абзак (Төбәк) авылы 13 Күбәләк волосте авылының иң зурысы була. 31 хуҗалыкта 219 кеше яшәгән. X ревизия (1859) 79 хуҗалыкта 638 кеше санаган. Совет чорындагы беренче җанисәп алу(рус.) нәтиҗәсе авыл халкының яртылаш кимүен күрсәтә.[13] Авыл халкы терлекчелек белән шөгыльләнгән. XIX гасырның 40 нчы еллар башында 70 хуҗалыктан 65 е тирмә белән күчеп йөргән. Авылның 212 дисәтинә сөрү җире булган. Зур Кызыл елгасындә 7 тегермән тотканнар.[13] Хәзерге вакытта авыл территориясендә мәктәп, амбулатория, мәдәният сарае, китапханә, мәчет, кайбер кунакханәләр урнашкан. Авыл янәшәсеннән Р316 Стәрлетамак — Белорет — Магнитогорский автомобиль юлы уза.

  1. 1 2 ОКТМО
  2. 1 2 Единый электронный справочник муниципальных районов Республики Башкортостан ВПН-2002 и 2009
  3. Всероссийская перепись населения 2010 года. Численность населения по населённым пунктам Республики Башкортостан
  4. 1 2 3 4 5 6 https://bashenc.online/ru/articles/81773/
  5. https://rosstat.gov.ru/vpn/2020/Tom1_Chislennost_i_razmeshchenie_naseleniya
  6. https://docs.cntd.ru/document/574690994/titles/3T3SO9J
  7. https://docs.cntd.ru/document/578135865/titles/3T3SO9J
  8. https://npa.bashkortostan.ru/7446/
  9. Абзаково горнолыжный курорт, archived from the original on 2022-12-12, retrieved 2022-12-12
  10. Горнолыжный курорт Абзаково официальный сайт
  11. 1 2 Башкортостан Республикасының муниципаль районнары турындагы бердәм электрон белешмәсе — Excel форматындагы кушымта 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
  12. Башкортстан Җөмһүрияте торак нокталары буенча халык саны, archived from the original (PDF) on 2014-08-20, retrieved 2013-04-01
  13. 1 2 Абзаково (Тубяк) . Генеалогия и архивы(рус.)