Абиссаль

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абиссаль latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Пелагиаль өлкәләр

Абисса́ль, абисса́ль зона (грек. ἄβυσσοςabyssos – «төпсез») – океан төбенең 2500 метрдан алып 6 000 метрга кадәр тирәнлектәге зонасы. Суының хәрәкәтчәнлеге чагыштырмача сүлпән, температурасы даими рәвештә 0 °С тан түбән, кояш яктысы бөтенләй үтеп керми (мәңгелек караңгылык халәтендә тора), хайваннар дөньясы бик ярлы: океан төбендә тереклек итүче бентос(ингл.) оешмаларыннан тора [1][2].

Зонаның рельефы тирән су асты казанлыклары, су асты сыртлары һәм платолардан гыйбарәт.

Абиссаль зонада яши торган тере организмнар (живоглотлар (лат. Chiasmodon niger), батиптерлар (лат. Bathypterois grallator), «диңгез шайтаны» (лат. la Lophiiformes) дип аталучы балык) бу зоналарны характерлаучы шактый тирән океан басымына чыдарга сәләтле (1 кв.см. га 775 кг кадәр). Хайваннар, нигездә, сукыр, төрләренең борынгы килеп чыгышы белән аерылып тора. Су төбендә энәтирелеләр, болытлар, анемоннар, суалчаннар һәм кыслага охшашлыларның төрләре яши. Кайбер төр хайваннарда люминесцент органнар барлыкка килә. 1978 елда галимнәр абиссальнең тереклек итә торган оазисларын ачыклаган, анда термаль су һәм газ чыгу урыннарында уникаль организмнар төркемнәре барлыкка килә. Аларның тормыш нигезе булып термаль суларның җылылык һәм химик энергиясе тора [3].

Дөнья океанының 90 % ы тирәсе абиссаль утырмалар белән капланган.

Абиссаль зонадан түбәнрәк ультраабиссаль зона урнашкан.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая Российская энциклопедия: В 30 тт. / Председатель науч.-ред. совета Ю. С. Осипов. Отв. ред С. Л. Кравец. Т. 1. А — Анкетирование. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2005. — 766 с.: ил.: карт.
  2. Гиляров, 1986
  3. А. П. Горкин. Энциклопедия «География» (без иллюстраций). — ACT : Росмэн, 2008. — 1374 с. — ISBN 5353024435.