Абиссаль тигезлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абиссаль тигезлек latin yazuında])
Абиссаль тигезлек
Тын океанда абиссаль тигезлекләр

Абисса́ль тигезлекокеан төбендәге казанлыкларга һәм күчү зонасындагы кырый диңгез төпләренә туры килгән тирәнлек тигезлекләре тибы. Абиссаль тигезлекләр океан ятмасының 40 % ын билиләр һәм 2500-5500 метр тирәнлектә яталар [1].

Тигезлекләрнең рельеф төрләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Морфологик билгеләре буенча абиссаль тигезлекләр ике төргә бүленә:

  • яссы (яки субгоризонталь) тигезлек
  • калкулы тигезлек

Яссы тигезлекләр, көпшәк утырмалар белән капланганлыктан, аеруча тигез булулары белән аерылып тора.

Калкулы тигезлекләр калку урыннар, түтәллекләр һәм арадагы түбән урыннар тарафыннан телгәләнгән булуы белән аерылып тора. Калкулы тигезлекләр Тын һәм Һинд океаннары өчен характерлы, Атлантик океанда сирәк күзәтелә. Тирәнлекләре 500 метрдан 1000 метрга кадәр үзгәрә.

Абиссаль тигезлекләрнең базальт ятагының төрлелеге спрединг тизлегенә бәйле (тигезлек дәрәҗәсе спрединг тизлегенә пропорциональ), әмма утырымнар чехолы барлыкка китергән төпнең тигезләнү дәрәҗәсе утырым җыелу тизлегенә пропорциональ — бу исә уртача тизлектәге спрединглы, әмма континенталь округларның пассив кырыйлары булган Атлантик океанда яссы абиссаль тигезлекләр өстенлек итүгә китерә, актив кырыйдагы улакларының утырымнарны тоту хисабына тиз спрединглы Тын океанда исә калкулы абиссаль тигезлекләр өстенлек итә.

Тигезлекләрдә утырым туплану[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абиссаль тигезлекләрнең тирән өлешләрендә утырым туплану ике мөһим фактор белән билгеләнә:

  • Абиссаль тигезлекләр күпчелек очракта кыйтгалардан һәм башка җимерелү чыганакларыннан шактый ерак тора, шуңа күрә кыйтгаларның эрозиясе нәтиҗәсендә барлыкка килгән утырымнар абиссаль тигезлекләрдә очрамый.
  • Абиссаль тигезлекләр зур тирәнлектә, еш кына карбонат компенсациясе дәрәҗәсеннән ― кальцит эри торган тирәнлектән дә түбәнрәк урнашкан, шуңа күрә аларда карбонатлар утырмый, һәм океанның өске катламнарыннан төшүче диңгез организмнарының кабырчыклары да тулысынча эри.

Бу ике фактор аркасында абиссаль тигезлекләрдә бик характерлы утырым – океаник кызыл балчык җыела. Аның туплану тизлеге бик түбән — меңъеллыкка берничә сантиметр гына. Балчыктан тыш, абиссаль тигезлекләрдә марганец һәм тимер гидроксидларыннан торучы тимер-марганец конкрецияләре туплану күзәтелә.

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Большая Российская энциклопедия: В 30 т. / Председатель науч.-ред. совета Ю. С. Осипов. Отв. ред С. Л. Кравец. Т. 1. А — Анкетирование. — М.: Большая Российская энциклопедия, 2005. — 766 с.: ил.: карт.