Абрек Абзгилдин

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абрек Абзгилдин latin yazuında])
(Абрек Абзгильдин битеннән юнәлтелде)
Абрек Абзгилдин
Туган телдә исем Абрек Әмир улы Абзгилдин
Туган 1 март 1937(1937-03-01)
Баймак, Башкортстан АССР, ССРБ
Үлгән 24 декабрь 2013(2013-12-24) (76 яшь)
Казан
Милләт башкорт
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты[d]
Һөнәре рәссам
Балалар кызы Ирина (1967), улы Әмир (1971)[1]
Ата-ана
  • Әмир Абзгильдин, режиссёр (әти)
  • Җәмилә Абитаева, артист (әни)
Бүләк һәм премияләре Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1997)

Абрек Абзгилдин (Абрек Әмир улы Абзги́лдин) - нәкышче, монументаль сәнгать рәссамы, Тукай (1997) һәм Бакый Урманче (2005) бүләкләре иясе.

1937 елның 1 мартында Башкортстан АССРның Баймак бистәсендә (1938 елдан шәһәр) туган. 2013 елның 24 декабрендә вафат.[2]

Тәрҗемәи хәле.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1957 елда Төньяк Уралда боксит руднигы шахтасында эшли.[3] 1957 -1960 елларда Казанда хәрби хезмәттә була. Баймак тау- корыч кою техникумын (1957), Казан сәнгать училищесын (1965), В.И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын, К.П. Тутеволь кул астында монументаль нәкыш сәнгате остаханәсен (1970) тәмамлый. 1970 еллар ахырыннан Казанда. 1993 - 2007 ел ларда Татарстанның Рәссамнар берлеге рәисе. Зураб Церетели остаханәсенең Казан бүлекчәсе җитәкчесе. ССРБ рәссамнар берлеге әгъзасы (1974)[4]

Иҗаты[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан сынлы сәнгатендә әйдәп баручы рәссамнарның берсе. Станлы һәм монументлы нәкыш өлкәсендә иҗат итә. Керәч һәм смальталы мозаика белән эш итә. Республика шәһәрләренең җәмәгать биналары диварларын бизәгән. Мозаикалары: Казан мәдәният һәм сәнгать университеты интерьерындагы «Китап - белем чишмәсе» (1971), Бөгелмә шәһәре Техника йорты фасадларындагы «Фән һәм хезмәт», «Сәнгать һәм спорт» (1972, В.И. Охотин белән бергә); фрескалары: Казанда «Акчарлак» рестораны интерьерындагы «Яшьлек» (1973) һәм Яшьләр үзәге бинасы вестибюлендәге «Комсомол тарихы» (1976) һ.б.

Рәсем сәнгате[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Казан ишек алды (1971); Кагылу (1973); Капчык киеп йөгерү (1975); Кол Гали (1978); Көянтәгә чиләк асып йөгерү (1979); Тукай төше (1980); Курайчы Ишмулла Дилмөхәм;мәтов (1980); Тукай һәм Шүрәле (1980); Ульянов - гимназиядә укучы; (1985); Параҗанов һәм Тарковскийга багышлау (1985); Башкорт рапсодиясе (1967); Ат чабышы алдыннан (1988); Йөгерү (1988); Казанда яз (1989); Курайчы портреты (1989); М. Алпатов портреты (1990); Рәссам һәм модель (1991); Язмыш. Шагыйрьнең тууы (1993)һ.б.

Абзгильдинның әсәрләрендә тирән фәлсәфә дә, оригинальлек һәм төсләр байлыгы да бар: «Сабан туе» (1973), «Тукай төше» (1975, 1979), «Г. Тукай һәм Шүрәле» (1980) картиналары, «Б. Урманче» (1989), «Сәнгать белгече М. Алпатов» (1990), «Дәрдемәнд» (1997), «София Гобәйдуллина» (1998), «С. Сәйдәшев» (2000) портретлары, мифлар темасына багышланган рәсемнәр шәлкеме (1974-1995).[5] шундыйлардан.

  • Аның “Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы” (1987) әсәре дөньякүләм әһәмияткә ия.

Гамәли бизәлеш сәнгатендә керәч белән эшли. Ялтыравык йөгертеп шамот балчыктан эшләнгән декоратив тәлинкәләр Казандагы студентлар ашханәсе (1979), Чаллыда бала тудыру йорты (1981) интерьерларын бизи.

Р. Шаһиева: Абзгильдин иҗатының төп аһәңе – югарыга, хыял киңлекләренә, күккә, илаһилык ноктасына күтәрелү, вакыйганы миф дәрәҗәсендәге кыйссага әйләндерү, мәңгеләштерү[6]

Күргәзмәләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Халыкара (Алмания, 1992; Голландия, 1995, 1997), бөтенрусия (Мәскәүдә РСФСРның 16 автономияле республикасы рәссамнарының күргәзмәсе, 1971; «Совет Россиясе», Мәскәү, 1980 һәм «Россия-9», Мәскәү, 1991), зона («Зур Идел») күргәзмәләрендә катнаша.

Шәхси күргәзмәләре Татарстанда (1994, 1995, 1997, 2000, 2007) һәм Башкортстанда (2000) оештырыла.

Әсәрләре Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Татарстанның милли музеенда һәм «Казан» милли мәдәни үзәгендә, М.В. Нестеров исемендәге сәнгать музеенда (Уфа), Каракалпакстан сынлы сәнгать музеенда (Нөкес), шәхси тупланмаларда (Алмания, Голландия) саклана.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Татарстан Республикасының халык рәссамы (1995), Россиянең атказанган рәссамы (2002), Татарстан АССРның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе (1986, 2002), Россия сәнгать академиясенең мөхбир - әгъзасы (2007).

Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (1997) – «Габдулла Тукай», «Дәрдмәнд», «Бакый Урманче» триптихы әсәрләре шәлкеме өчен.

Россия сәнгать академиясенең көмеш медале (2003).

Татарстан мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге бүләге (2005).[7]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Абрек Абзгильдин: альбом (төзүче Р. Шаһиева): Казан, 2009. ISBN 978-5-298-01895-1
  2. Мәһдиев Р. Урал-тауның бер кыйтгасы // Казан утлары. 2007. № 3;
  3. Червонная С.М. Искусство Советской Татарии. М., 1978;
  4. Червонная С.М. Художники Советской Татарии. Казань, 1984;
  5. Саттарова Л.И. Другое искусство Абрека Абзгильдина // Казань. 1997. № 5/6

Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. Наш дом - Татарстан (журнал)(үле сылтама)