Абруй Сәйфи

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абруй Сәйфи latin yazuında])
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Абруй Сәйфи
Туган 1890
Күлбай Мораса, Иске Әлмәт вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе
Үлгән 5 февраль 1960(1960-02-05)[1]
Казан, РСФСҖ, ССҖБ
Яшәгән урын Иске Татар Әдәмсуы[1]
Әстерхан
Әҗе
Җефет Фатих Сәйфи-Казанлы

Абруй Сәйфи (1890, Күлбай Мораса, Иске Әлмәт вулысы, Чистай өязе, Казан губернасы, Русия империясе5 февраль 1960(1960-02-05)[1], Казан, РСФСҖ, ССҖБ) — педагог, журналист, тәрҗемәче, язучы. 1905-1912 елларда Иске Татар Әдәмсуы, Әҗе авылларында һәм Әстерхан шәһәрендә татар мәктәпләрендә укыта.[2] 1912 елдан журналистлык эшендә, мәкаләләре «Аң», «Идел», «Кояш», «Вакыт», «Эшче», «Татарстан» гәҗит-журналларында басыла. 1917 елның февраленнән Мөселман социалистлар комитетында. 1920 елдан ВКП(б)ның җирле оешмаларында эшли. «Азат хатын» журналын оештыручылардан һәм аның хезмәткәрләреннән берсе (1926-1928). Антон Чехов, Анри Барбүс хикәяләрен татар теленә тәрҗемә итә. Татар хатын-кызлары хәрәкәте турындагы китаплар авторы. Репрессияләнә, 1957 елда аклана.[3]

Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

  1. 1,0 1,1 1,2 Татар энциклопедиясе — 2002.
  2. Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 5. Р — Т
  3. http://www.millattashlar.ru/index.php/Сайфи_Абруй_Саляховна