Эчтәлеккә күчү

Абсолют өстенлек

Wikipedia — ирекле энциклопедия проектыннан ([http://tt.wikipedia.org.ttcysuttlart1999.aylandirow.tmf.org.ru/wiki/Абсолют өстенлек latin yazuında])
Абсолют өстенлек

Икътисади теориядә абсолют өстенлек эшкуарның, компаниянең яки илнең шул ук билгеләнгән күләмдәге ресурсларны кулланып, югары сыйфатлы продуктны күбрәк күләмдә җитештерү сәләтен аңлата. Кайбер товарлар һәм хезмәтләр җитештерүдәге өстенлек уңай табигый һәм климат шартлары, чималның арзанлыгы һәм җиңел булуы, товарлар җитештерүдәге махсус белем һәм күнекмәләр, һәм җитештерүнең башка конкрет факторлары белән бәйле булырга мөмкин. Абсолют өстенлек төшенчәсе абсолют өстенлек теориясенең нигезен тәшкил итте, ул XVIII гасырда танылу алды һәм Адам Смитның[1][2] нигез салучысы дип санала. Кайбер тармакларда абсолют өстенлекләр булуы илнең тиешле товарларны яки хезмәтләрне түбәнрәк берәмлек чыгымнары белән җитештерү мөмкинлегенә ия булуын аңлата.

Адам Смитның абсолют өстенлек теориясе

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

1776 елда язылган «Халыклар байлыгының табигатен һәм сәбәпләрен тикшерү» дигән хезмәтендә Адам Смит илләрнең халыкара сәүдәнең ирекле үсешенә кызыксынуын күрсәтте, чөнки алар экспортерлармы яки импортерлармы булуларына карамастан, аннан файда күрә алалар. Берәр илнең абсолют өстенлеге булган товарларны башка товарларга алыштыру юлы белән халыкара хезмәт бүленешендә катнашудан файда алу мөмкинлеген раслау һәм нигезләү абсолют өстенлек теориясе дип атала.

Аабсолют өстенлек принцибы

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Абсолют өстенлек принцибы — әгәр да илләр, узларенең сәүдә партнерларына караганда абсолют кимрәк чыгымнар белән җитештерә ала торган товарларда махсуслашсалар, бер-берсе белән сәүдә итүдән оталар.

Абсолют өстенлек принцибы нигезендә махсуслашу бөтен кешелекнең Җир шарындагы ресурсларны нәтиҗәле файдалануда иң югары ноктага җитүенә китерә. Нәтиҗә буларак барлыкка килүче бөтендөнья хуҗалыгы товарларның һәр төрен моның өчен иң аз ресурслар сарыф ителә торган илдә җитештерүне тәэмин итә. Шуңа күрә халыкара сәүдәнең үсүе планетадагы барлык илләр өчен зур әһәмияткә ия һәм моңа хөкүмәтләр дә, халыкара оешмалар да зур игътибар бирәләр.

  1. Теория абсолютных преимуществ А. Смита. әлеге чыганактан 2016-10-30 архивланган. 2016-10-19 тикшерелгән.
  2. Теории международной торговли. әлеге чыганактан 2020-05-21 архивланган. 2016-10-19 тикшерелгән.